БАШКАТЫРГЫЧ с. 1) Бик катлаулы, четерекле, башваткыч, кыен чишелешле. Ике йөрештән соң, мин «кәррә шаһ» игълан иткәч тә, ул һаман елмаюында булды, чөнки Нәҗметдиновның башкатыргыч комбинациясе башлана гына иде әле. А.Тимергалин. Әмма хәзер юлга чыгу минем өчен иң авыр, иң башкатыргыч мәсьәләгә әйләнде. Ә.Еники 2) Бәйләнчек, йөдәтүчән, теңкәгә тиючән, теңкә корыткыч. Берсенә берсе бәйләнешсез бу башкатыргыч уйлар кайдан килеп болай сарылды соң әле? Ф.Хөсни |