БАШКАРУ I ф. 1) Эшләнәсе эшне үтәү, тормышка ашыру, гамәлгә ашыру. Булат ишетсә, әйтер инде, гомердә бер эш тапшырдым – шуны да башкара алмадың, дияр. Г.Ибраһимов. Һәркем илдә гүзәл эш башкара. Ә.Ерикәй. Театрның икенче дирижёры Пазовский «Фауст» операсын һәм «Файдасыз саклык» балетын әзерләде, һәм ул бу эшләрне аерым мәхәббәт белән башкара. М.Җәлил. Калганын үзем башкарырмын. Ш.Маннур 2) Тамашачы алдында чыгыш ясау. Алла Сизова белән Рудольф Нуриев Адольф Аданның «Корсар» балетыннан атаклы па-де-де вариациясен башкарып дан казандылар. Р.Вәли. Менә берсе хор кырыена чыгып игълан итте, хор «Амур дулкыннары»н башкарачак икән. М.Мәһдиев. Үзебезнең яшь һәм талантлы музыкантларыбыздан Мәхмүт иптәш үзенең, арзанлы гына булса да, ифрат яхшы тавышлы гармунында Көнчыгыш Азия һәм Көнбатыш Европа классикларының мәшһүр әсәрләреннән арияләр башкарачак. Ш.Камал Башкара бару к. башкарып бару Башкара бирү Башкаруын дәвам итү Башкара килү Дәвамлы һәм даими рәвештә, нинди дә булса эш башкару. [Айрат Арсланов] --- язучы белән укучы, шагыйрь белән тамашачы арасында, инде ярты гасыр, үзенә бер вәкаләтле илче ролен башкарып килә. Р.Әхмәтҗан Башкарып алу Аз гына, кыска вакытлы башкару. Сугыштан соңгы елларда биредә A. Шамов та мөхәррирлек вазифасын башкарып ала. Р.Гыймадиева Башкарып бару Һәрберсен, бер-бер артлы башкару. Һәрбер авылда, туктап, үзләренең кара эшләрен башкарып баралар, ди. Т.Нәбиуллин. Аның беркайчан колы-карасы булмаган, хуҗалыктагы барлык эшне алар шулай үз көчләре белән башкарып барганнар. Н.Фәттах Башкарып бетерү Барысын да башкару. Безне ирекле ихтыярдан һәм данның безгә тиешле өлешеннән аермас өчен, Алла барысын да үзе башкарып бетерми. Н.Макиавелли Башкарып бирү Башкарырга ярдәм итү, эшләргә ярдәм итү Башкарып җиткерү Вакытына башкару, башкарырга өлгерү Башкарып йөрү Һәрберсен, булган берсен, анысын-монысын башкару. Шуннан соң Газизә апа байбикәнең өендә аның өй эшләрен, тегү-чигүләрен башкарып йөрде. Ә.Фәйзи. Әти, Госмановларның приказчикларына самавыр куеп, ашамлык-эчемлек ташып, төрле йомыш башкарып йөри. Р.Мостафин Башкарып кайту Нәрсә булса да эшли алу, булдыру. Шул йөкне башкарып кайтканда гына, мин сине кичерә алырмын. М.Хәбибуллин. Мин, әби, ерактан… Бер эш башкарып кайтып киләм. Хәзер менә ничек тә, исән-сау килеш, үзебезнекеләр ягына чыгарга кирәк. Ф.Кәрим Башкарып калу Башкарырга өлгерү Башкарып карау Нәрсә дә булса эшли алу мөмкинлеген ачыклау өчен, ни дә булса эшләп, сынап карау. Сәләтне ачыклау өчен, баланың шул юнәлештәге эшне башкарып каравы кирәк. А.Низамов Башкарып килү Электән үк, озак еллар даими башкару. Әнә ничә колхозның эшен башкарып килә бит ул! Г.Бәширов. --- Балтыйк буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакярлек белән башкарып килә. Татар театры Башкарып кую Алдан башкару; башкарырга өлгерү. --- ул – ярдәмчел, теләсә нинди эштә дә, болай итсәм, ничек булыр икән, дип уйланып тормый, башкарып та куя. Д.Бүләков. Сез, милли мәсьәләне Сталин, Брежнев хакимияте тиз арада башкарып куйды, дисез. Р.Низами Башкарып ташлау Бик тиз генә башкару. Тавыш-низаг чыгарып торганчы, теләсә нинди эшне, җиң сызганып, үзе башкарып ташлый. Т.Галиуллин. Дуамал да, тапкыр да, җор да син, яшьлек! Кызулыгың, дуамаллыгың аркасында, аек акыл белән эшләп булмастай эшләр башкарып ташлыйсың. Ф.Яруллин Башкарып тору 1) Һәрвакыт, гел башкару. – Дөрес, синең эшең минекеннән авыр. Эшеңне, зарланмыйча, ирләрчә башкарып торасың син, – дидем мин, кокның күңелен күреп. М.Юныс 2) Әле, хәзерге вакытта башкару. Мәктәп-мәсҗетләр, гарипләр йорты һәм мөсафирханәләр салдыра башладым. Килгән-киткәнгә нигъмәт куйдым. Шул эшне башкарып торыр өчен, махсус кешеләр билгеләдем. К.Насыйри Башкарып чыгару Ахырга кадәр башкару, булдыру. Бу эшне башкарып чыгарырга тирә-якка даны таралган ат карагы Зәйдүк алынды, бәясен – бер егерме бишлек һәм, өстәвенә, бер чирек аракы, дип килештеләр. М.Гали Башкарып чыгу Җиренә җиткерү, тиешенчә, ахырына кадәр башкару. Берәр задание алсам, башкарып чыкмый торып, рәтләп тамагыма да капмыйм. И.Гази. Боларның бөтенесен берьюлы гына Әбүгалисина да үзенең гыйлеме белән башкарып чыга алмас иде. Ә.Фәйзи. --- тик алар «милләт» дип шауларга, астан ут үрләтергә яратсалар да, бер генә эшне дә ахырына кадәр башкарып чыкмыйлар. Ф.Сафин |