БАШКАРМА с. Берәр эшне, планны, законны үти торган. Кайсысын-берсен я военкоматка, я районның башкарма комитетына җибәрә иде. Г.Бәширов. Советларның өяз конференциясендә Якубны өяз башкарма комитетына член итеп сайлаганнар иде һәм башкарма комитет аппаратына эшкә алырга карар чыгарганнар иде. И.Гази. Ул чагында башкарма хакимият закон чыгару органына сайлаулар нәтиҗәләре буенча төзеләчәк. Татарстан. 25 февраль көнне Уфада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышы булып узды. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә