БАШКАЛАНУ ф. 1) Башка төрлегә әйләнү, үзгәрү, башка сыйфат, үзлекләр алу. Бозылган чәчкә исе – башкаланган, Үләрсең, болай барса, мәсхәрәңнән! Ш.Бабич. Сәфәрдән кайткан кеше беркадәр башкаланып, яңарып кайта, сәфәр кешегә дәрәҗә бирә. Н.Исәнбәт 2) диал. Ата-ана йортыннан аерылып чыгып яши башлау. Ахыр чиктә Гыйлемдар, үзенә тигән өлешен дә әтисеннән тулысынча даулап алып, бөтенләй башкаланды. М.Шабай Башкаланып чыгу к. башка чыгу. Гайнулла карт аңа итек ямау өчен кирәкле корал бирде, сумала җеп бирде, һәм көннәрдән бер көнне Солтангәрәй башкаланып чыкты. Ә.Еники. Көктугайда чакта, Сәлим, өйләнгәч тә, әткәсеннән башкаланып чыккан иде, ләкин монда – кеше өстендә – алар бөтенесе бергә торалар иде. Н.Фәттах |