БАШКАЛА и. 1) Дәүләтнең, илнең административ-сәяси органнары урнашкан үзәк, баш шәһәр, мәркәз. Мәскәү безне төксе каршы алды, күпмиллионлы башкалада безне беркем дә көтеп тормый иде. Й.Хәлиуллин. Казан каласы – таш кала, Безнең сөйгән башкала. Ш.Маннур. Бүген башкалабызның 29 сәүдә ноктасында чыршылар белән сату итү башланды. Шәһри Казан

2) Кемнең яки нәрсәнең дә булса тупланган урыны, үзәк; өлкәнең, крайның һ.б.ш.ның үзәк шәһәре. Ул, Беломорск, Лоухи, Кандалакша аркылы, төньякның башкаласы Мурманскига – төньякта бердәнбер булган һәм ел әйләнәсендә туңмый торган порт шәһәренә бара. Г.Әпсәләмов. Ярына Себернең борынгы башкаласы Тубыл урнашкан Обь елгасы кушылдыгы булып чыкты. М.Хәсәнов. Кыска гына вакыт эчендә, Әлмәт нефть төбәге башкаласына әверелде. Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә