БАШКА II бәйл. Чыгыш килешендәге исем белән килеп, исемдә күрсәтелгән төшенчәне чикләүне белдерә; тыш, бүтән. Уяныр-уянмас, әнкәеңнең йөзенә карап көлүдән башка һич эшең юк. Дәрдемәнд. Аның гүзәллеген, эчке бер сөйкемлелеген, Ярмөхәмәттән башка, бер генә кеше белә иде – Альберт. Р.Батулла. Ник бу болай Шаярта икән мине? Шаяртырга миннән башка Егетләр беткәнмени?.. М.Җәлил. Бөтенләй дини гадәтләрдән башка күмделәр, кеше аз иде. Г.Ибраһимов |