БАШКА I с. 1. 1) Бөтенләй икенче төрле; бу түгел. Ошамаса, башка көйләрне уйнарга өйрәтерсез. К.Нәҗми. Инде менә Сиваш – бөтенләй башка нәрсә. Г.Бәширов. Нәгыймнең башка кульязмасын кайдан табарсың икән, Мостафа? Ш.Камал. Татар халкының да, башка халыклар кебек үк, үзенең күптөрле милли ашлары бар. Татар халык ашлары 2) Аерылып торган, икенче төрле, үзгә, бүтән. Шәһәргә килгән кешеләр телен дә югалта башлый, аралаша-аралаша, русчага да, башка телгә дә күчәләр, катнаш гаиләләр коралар. Ф.Мөхәммәтшин. Күз ияргесез җитезлек белән башка киемнәрен киенде. М.Әмир. Сәнгатьлелек кимәле белән, ягъни иҗатның иң асыл күрсәткече җәһәтеннән, аның әсәрләре, башка күренекле роман, повесть, хикәяләребез кебек үк, дөнья классикасы дәрәҗәсендә язылганнар. Мирас 2. башкалар и. мәгъ. күпл. Бүтәннәр, икенчеләр, бүтән, икенче кешеләр. Үз гөнаһын башкалар өстенә аудару – иң мордар, иң әшәке кешеләрнең эше. Дәрдемәнд. Әнә Софья Павловна белән Сергей Павлович Шестериннар кул болгый, башкаларның да яулык, эшләпәләре чайкала. И.Низамов. Үзе тырыш кеше башкалардан да шуны таләп итә. Р.Яхина. Син башкалар әле әйтергә генә җыенган сүзне әйтергә тиеш. Казан утлары 3. рәв. мәгъ. 1) Аерым, үзе генә, ялгызы гына. Эт тапса – башка ашар, егет тапса – бергә ашар. Мәкаль 2) Аерымлы, икенче төрле; бөтенләй бүтән. Инде, кияү, ул вакытта сезнең коммунга язылган булсак, эш башка булыр иде. Һ.Такташ. Һәм хакыйкатән, бу яшь әсирнең ачык йөзе, нечкә бармаклары, әдәпле сүзе городской адәмгә башка иде. Ш.Мөхәммәдев. Ничектер, башкарак булып чыкты. Г.Ибраһимов |