БАШИМӘС с. Буйсынмый торган, үз сүзендә нык торучан, горур. Чөнки Бикбулат картның кызы турында да үз уе бар, ул аның, абыйсы Сәръян шикелле, үзсүзле башимәс булуын ошатмый иде. Г.Бәширов. Озакламый, аны этапка кудылар, шунда, зоналарның берсендә, төзелеш басмасында кәефләнеп кенә ялкау симертеп ятканда, тук һәм башимәс Юраның башын кисеп ыргытканнар, дигән хәбәр килеп иреште. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә