БАШВАТКЫЧ и. 1. 1) Фикер күнекмәләре сыйфатында уйлап чыгарылган һәм тапкырлык, зирәклек таләп итә торган төрле табышмаклар, мәсьәләләр, сораулар. Кайчагында бабай, үзе эш белән киткәндә, безгә дә башваткычлар биреп калдыра иде. Г.Гобәй. Газета актара торгач, башваткыч табып, каләм алып, түр якка – гаилә янына чыкты. Татарстан яшьләре 2) күч. Ныклап уйлап кына хәл ителә торган авыр мәсьәлә, проблема, четерекле хәл. Үзегез дә минем өчен шактый катлаулы табышмак булдыгыз... Башваткыч, дисәм, дөресрәк булыр. М.Хәсәнов. Шуның белән бергә, планетаның магнетизмын өйрәнгәндә, галимнәр бик күп башваткычларга юлыгалар. Могҗизалар энциклопедиясе 2. с. мәгъ. Зирәклек күрсәтүне, уйлауны таләп иткән. Мин бу юлы да аны, берәр башваткыч табышмак бирер, дип уйлаган идем, ләкин табышмакның башы белән ахыры бөтенләй бәйләнешсез булып чыкты. А.Шамов. Хәер, нинди генә кыенлыклар кичерергә туры килмәсен, нинди генә башваткыч мәсьәләләр чишәсе булмасын, Нәфисә барысына да әзер иде. Г.Бәширов |