БАШБАШТАКЛЫК и. 1) Башбаштак булу. Кызганыч ки, Расыйхыбызның дуамаллыгы, башбаштаклыгы еллар үтү белән дә һич кимеми, шуның нәтиҗәсендә, киң күңелле дустыбызның язмышкае бик тә инде аянычлы рәвештә очлана… К.Миңлебаев. Революциянең --- мәгънәсе – халыкны аерым шәхесләрнең башбаштаклыгыннан азат итүдә. А.Расих 2) Тәртипсезлек, рәтсезлек. Халкыбызның гаилә институты җилкапка кебек шыр ачык, аңа чит кавемнәр кереп-чыгып йөри, милләтебезнең 30 проценты – катнаш никахта, кайсы халык шундый башбаштаклыкка юл куя?! Р.Ягъфәров. Улының шундый башбаштаклык эшләвенә колхоз председателе Гафур Шәяхмәтов сәбәпче, билгеле. Р.Кәрими. Әмма дә ләкин гаиләбездә башбаштаклыкка юл куелмый. Илһамият |