БАШБАШТАКЛАНУ ф. Тәртипкә буйсынмау, үз белдеге белән генә эш итү, сансыз кылану. Әгәр син, агаларың котыртыгы белән, безне ата-ана итми башласаң, алар шикелле башбаштакланып, үзең белгәнчә йөрсәң, безгә кайгыбыздан үләргә генә кала. Ф.Әмирхан. Безгә бер сүздә булып эш йөртергә кирәк, әгәр дә әти киләчәктә дә шулай башбаштаклана калса, аның тәхетеннән ваз кичүе бездән көлүгә генә әйләнеп калачак. У.Шекспир

Башбаштаклана бару Торган саен ныграк башбаштаклану

Башбаштаклана башлау Башбаштакланырга тотыну

Башбаштаклана бирү Башбаштаклануын һаман да дәвам итү

Башбаштаклана төшү Тагын да башбаштаклану

Башбаштакланып алу Берара, бераз вакытта башбаштаклану

Башбаштакланып бетү Тәмам, бик нык башбаштаклану

Башбаштакланып җибәрү Көтмәгәндә башбаштаклану

Башбаштакланып йөрү Озак вакытлар башбаштаклану. Кайтыгыз, башбаштакланып йөрмәгез! М.Гали. Көлсу җансызлык иңгән йөзенә саран алсулык җәелгән, яшькелт төстәге сусыл күзләре явыз тантана белән яна иде. – Башбаштакланып йөрүенең җәзасын алды ахыр чиктә! – дип кычкырды ул, гөрелдәвек тавыш белән. А.Вергазов

Башбаштакланып килү Башбаштакка әйләнә бару

Башбаштакланып китү Кинәт башбаштаклану. Сафиулла абзыйның Габделбарые да сирәк катнаша – ул әдәпле һәм тыйнак малайларның кайвакытта артык башбаштакланып китүләрен яратмый иде. Ә.Еники. Председатель Сөләймановка кинәт болай кулдан ычкынып, башбаштакланып киткән җыелышны яңадан кулга алу, эзгә төшерү ансат булмады. Ә.Еники

Башбаштакланып кую Тик торганнан, кинәт башбаштаклык күрсәтү

Башбаштакланып тору Һәрвакыт башбаштаклану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә