БА’Ш БАРМАК и. 1) Дүрт бармакка каршы куела торган кыска юан бармак. Баш бармак балан ияр, Урта бармак балан тияр. Такмак. Ике баш бармагыңны билбавыңа тык! М.Фәйзи. Каюм хәлфә, шундук, Габдулланы сизеп, кинәт әйләнде дә «вет!» дип сызгырып алды, баш бармагы белән аның корсагына төрткәндәй итеп, талпынып куйды. Ә.Фәйзи. – Воһ! – диде ул, болар янына килеп җитүгә, уң кулының баш бармагын күрсәтеп. М.Гали

2) күч. сөйл. Бер дигән, бик булдыклы, менә дигән шәп, егәрле кеше. Көтүчесе кем бит әле, баш бармак ич! Яшь булса да, көтүне кайда күпме вакыт йөртергә кирәклекне бөтенебездән яхшырак белә. Г.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә