БАШАЯК рәв. 1. 1) Тулысынча, тәмам, бөтенләй, тулысы белән. Шул китүдән югалды, Гайнулла абзый әйтмешли, башаягы белән юк. Р.Кәрами. Зөлхәбирә башаягы белән юкка чыгар. Р.Зәйдулла 2) Бөтен барлыгы белән, тулысынча. Башаяк эшкә чумган. Мин башаяк риза булдым. Г.Ибраһимов 2. башаягы (башы-аягы) кис. мәгъ. сөйл. Бөтен булганы, бар кадәре; бары тик, бары, нибары. Язгы кояш белән имтиханнар башлыйсың… Аларны бетерәсең дә тизрәк качасың, кесәңдә башы-аягы барлыгы йөз сумлап акчаң бар. Г.Ибраһимов 3. хәб. функ. Читтәрәк тору яхшы, шуннан тизрәк котылырга кирәк, мәгънәсендә. Бәласеннән башаяк, дип уйлый иде ул. И.Гази. Бәласеннән башаяк, тизрәк илтеп ташлагыз бүре балаларын, диләр. Н.Хәсәнов. Соңыннан, бу өйдә рәт булмасын аңлап, бәласеннән башаяк, дигән кебек, ишек яңакларына бәрелә-сугыла, ишегалдына чыгып чаба… Г.Гыйльманов |