БА’Ш-АЯК җый. и. 1) Бөтен сын, сан, гәүдә

2) кулин. Азык әзерләгәндә бергә катнаштырып әзерләнә торган, терлекнең баш һәм аяк ите, үпкә-бавыры, эчәкләре. Өйдә баш-аяк боткасы пешкән иде инде. А.Расих

◊ Баш-аягы белән Бөтен барлыгы, җаны-тәне белән. Усманов, беренче мәлдә, баш-аягы белән каршы килде. Ф.Сафин. Әни болай да баш-аягы белән мәшәкатькә чумган, минем өчен дә күз яше түкмәсен, дип кенә, мәктәпне тәмамлап чыгарга вәгъдә бирдем. К.Миңлебаев. Соңгысы мине бераз гаҗәпкә дә калдырды, чөнки майор Ильин музыкага бик исе китми торган, баш-аягы белән сугыш эшенә чумган бер кеше иде. И.Гази. Баш-аягың – бер казан Кирәгең шул хәтле генә. Чыксаң, уракка чаклы ябышып чыгасың, Сәрби, ә чыкмасаң… Чыкмасаң, баш-аягың – бер казан. Ф.Бурнаш. Баш-аяк бәлеше Бар нәрсә дә асты өскә килгән, бернәрсә аңларлык түгел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә