БАШАКЛАНУ ф. Башак чыгару. Башакланып, өскә калыктылар. М.Җәлил. Беркөнне «Кызыл маяк» колхозының завфермасы Хөснуллин сөйләп торды: башакланмас борын, яшел көе чабып ашатсаң, сыерларың пряме пух итеп йөриләр, ди. Ә.Еники. Арышлар башаклануга, урманнан чакырылмаган кунаклар – кыр тычканнары килеп җитә. Г.Хәсәнов Башаклана башлау Башакланырга тотыну. Казлар, игеннәр башаклана башлау белән, шул басудан төшми инде. С.Зыялы Башакланып бетү Тәмам башаклану Башакланып җитү Тиешенчә, тәмам башаклану Башакланып килү Башаклар барлыкка килә башлау Башакланып тору Башакланган хәлдә булу. Безнең иген хәзер башакланып тора, ә боларныкы әле яңа гына җирдән күтәрелеп бара. Г.Иделле Башакланып утыру Башаклары өлгергән хәлгә җитү Башакланып яту Иңләп-буйлап, башакланган ашлык күренү . Җәелә кырда, иркен океан сыман, башакланып яткан арышлар. Ш.Мөдәррис |