БАШАК II и. Туралган саламны кайнар су белән пешекләп, он яки көрпә белән болгатып әзерләнгән терлек азыгы. Алар Ибрай белән, зур тагаракка салып, башак болгаттылар. Г.Гобәй. Шулай итә торгач, инде башактан да баш тарткан Шәехтай, алдында бетсә, түбә саламына да үрелә башлады. Г.Гобәй. Аннан соң аклы-кызыллы сыерга башак бирергә сарайга кереп китәр. Р.Сибат. Хәзер атларга башак бирәм дә ындырга менәм. Р.Ишморат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә