БАШАК I и. Кыяклы үсемлекләрнең сабак очында озынча булып укмашып утырган орлыклар теземе. Яңгыркаем, яу, яу, яу! Иген-ашлык күп булсын, Башаклары тук булын. Теләү. Богдайларның барысы да башакларын җиргә карый игәннәр. Дәрдемәнд. Карачкыл күк йөзен телгәләп-телгәләп, еракта яшен ялтырап ала, һавага өлгереп килгән арыш исе – бал катыш яшел башак исе таралган. М.Мәһдиев. Хәлим арыш башакларына игътибар итте: алар да, әллә каян гына килеп чыккан җил уңаена, әле – бер якка, әле икенче якка дулкынланып утыралар. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә