БАШ и. 1. 1) Ми, чәч, йөз, күзләр, авыз, борын (яки танау), колаклар урнашкан кеше яисә хайван әгъзасы. Ә инде, сәҗдәдән торганда, аягы таеп, башы шкаф почмагына бәрелгәч, Сәлимә түтинең тәмам кәефе кырылды. Г.Мөхәммәтшин. Камил, аларның сүзләрен тыңлап, башын селки. Һ.Такташ. Зәбиров, башын кагып, елмаеп куйды. Г.Әпсәләмов 2) Баш киеме. Бай утырганда – башын салган, ярлы узганда – көлеп калган. Мәкаль . Аның башы матур, синең башың төсле, ярты пот чүпрәк чорнамаган. Г.Тукай. Батыргали агайга бәгъзы белеш-таныш руслары очрап, баш салсалар да, Батыргали агай, бүркен салмаенча, солдатлар кебек честь биреп кенә үтә иде. Ш.Мөхәммәдев 3) Баштагы чәч, причёска. Җанкай-җанаш, пумала баш, чыкма урамга яланбаш. Г.Тукай. Ә аннан соң тауга чыгып басты. Башына кадап алтын тарагын. М.Җәлил. Яши халкыма хезмәттә Үз башкаен чалартып, Борынгы татар мохитен Тылсым белән яңартып. М.Сафин 4) Баш күләмендәге биеклек, бер башка туры килгән озынлык . Җыелыш уртасында Зариф агайның саргылт көрән сакалы чагылды. Ул буйга башкалардан бер баш озынрак иде. Ш.Усманов 5) Гомумән кешеләр. Мең-мең башлар киңәш кордылар, Илнең хәлен алга куйдылар. Ф.Бурнаш. Бюрократларга, тоттыра язып кына калган тиречегә вә аңар ияргән берничә салам башларга быел да алданмаганнары өчен, без Уральск мөселманнарына күңелдән тәшәккер итәбез. Г.Тукай 6) Үсемлекләрнең өске өлешләре, чәчәклек һәм җимешлекләр; башак, бәрчә, себеркәч. Әмма яшел чагында, мәкнең башында (орлык савытында) бу сөт күбрәк була. К.Насыйри. Карлар эреп, чәчәкләр башларын суза башлаганда, Мөттү белән Нәҗүк күптән инде казлар саклаганда, төймә уйнап утыручы кызлар янында шаяралар иде. Һ.Такташ. Камылларда, тулышып, башларын асылындырып утыручы иген басуы әле генә күзләрне әрнетерлек дәрәҗәдә ялкыткан урман яшеллеген каплап, томалап куя. Г.Гыйльманов 7) Үсемлекләрнең азык матдәләре җыела торган шар, конус рәвешендәге өлеше. Мәкнең кулланылган җире – күбрәк башы белән орлыгы. К.Насыйри. Җәүдәт зур тәлинкәдәге колбасаны һәм бер баш сарымсакны Хәлимгә якынрак куйды. Р.Кәрими. Алар --- яшелчәләр тирәсендә әйләнгәләп, берәр бәйләм суган, биш-алты бәрәңге, яртышар баш кәбестә, кружкалап, сөт күтәреп кайталар. М.Гали . Кәбестәнең башы формалаша башлаганда, су сибү нормасын 3 – 4 литрга кадәр арттыралар. Йорт эшләре 8) Биеклеккә сузылган әйберләрнең өске, югарыгы өлеше. – Атыңны гына биреп котылуың өчен рәхмәт әйт, теләсәм, мин сине багана башына да күтәртә алам, – дигән. И.Гази. Гүя, җил түгел, шул болыннар агач башларын төрле тавышлар чыгарып чайкалдыралар. Г.Әпсәләмов. Селкеп калды башын каеннар, Озатканда безне туган ил. Ә.Исхак 9) Түбә, кыек. Яшел буяулы рәшәткәле капка башында чыпчыклар чыр-чу киләләр. Ш.Камал. Кайбер өйләрнең башы тимер белән ябыла башлап та, бер почмагы бетми калган. Г.Ибраһимов. Менә безнең үз йортыбызның да тирәсе җил белән генә әйләндереп алынган, башы, калын итеп, күк белән ябылган, ди. Г.Гобәй. Иртә белән, өй түбәләрен, каралты башларын, урамнарны агартып, ап-ак кырау төшә, инеш кырыйларына, пыяладай юка гына булып, боз ката. Г.Бәширов 10) Озынлыкка сузылган әйбернең кайсы да булса очы яки ике очның берсе. Алар, һәркөн авылның бер башыннан бер башына йөгереп йөреп тә, бу көнгә кадәр мине күрмәгәнгә, --- бу Кырлай малайлары миңа бик гаҗәпләнеп карыйлар иде. Г.Тукай. Менә таң атты; әнә Кабанның икенче башындагы урман, авыл, аның кечкенә-кечкенә йортлары күренә башладылар. Ф.Әмирхан. Ындырның аргы башыннан Шәмсетдиннең «әү» дигәне ишетелде. Г.Бәширов 11) Аяк киеменең бармаклар урнаша торган алгы өлеше, очы һәм шул оч тирәсендәге өлеше. Ә кан ага итек башыннан. Ш.Маннур. Наҗия итек башы түши, Ул шундый җитез эшли. Ш.Маннур 12) Авылның, урманның, корылманың буйга таба сузылып, башланып киткән урыны. Исламгали агай исә, янып яткан келәткә кереп, нәрсә алырга белми аптырап торгач, майланып, балавызланып беткән бер иске бишмәт тотып, авыл башына чыгып йөгергән. М.Мәһдиев 13) Әйбернең күзгә күренеп яки чыгып торган чите, кырые, очы. Хәзрәт --- кесәсеннән яулык башын күрсәтебрәк куйды да кунаклар ягына чыгарга әзерләнде. Ф.Әмирхан 14) Нинди дә булса бер күренешнең, фасылның, вакытның башлангыч чоры, башланган дәвере. --- ХХ йөз башында Урал промышленность мәркәзләрендәге эшчеләр тормышы мисалында күрәбез. Г.Нигъмәти. Бигрәк күңелле май башларында, Каеннар яфрак ярган чагында. М.Җәлил. Шушы яшенә җитеп, Якупның яз башында урманда булганы юк иде. И.Гази. Быел яз башында мин, ниндидер бер кичәдә Хөршит белән танышып, ярты гына сәгать аның нурында йөзгән, сихерле очкыннар чәчә торган күзләренең ялтыравы астында нурланган идем. М.Әмирхан 15) Башланып киткән урын, беренче өлеш, чыганак. Менә шуңа күрә дә, «Эшче» поэмасының башындагы бүлекләрендә, художество бөтенлеге өчен, табигать күренешләрен дә бирүне көтү урынсыз эш булмас иде. Г.Нигъмәти. Инешләрнең башы чишмә булыр. Р.Фәйзуллин 16) Барлыкка килү күренеше, башлангыч. Халык күтәреп алырга лаеклы тәкъдим булса, ул инде үзе – хәрәкәтнең башы, дигән сүз. Р.Ишморат. Үзенең үлемгә хөкем ителүеннән һәм бу һөҗүм – җәзаның башы икәненнән аның хәбәре юк иде. Ф.Әмирхан. Бөтен начарлыкның башы – эчкечелектә. Ә.Хәбибуллин. Журналыбызның чишмә башы булып, 1922 елда чыга башлаган «Безнең юл» санала. Казан утлары 17) Әдәби әсәр, мәкаләгә бирелгән исем. Гәзиткә тиз генә яңа баш беркеттеләр. Г.Мөхәммәтшин. Күрәсез, мәкаләнең башы алай котны алырлык түгел, хәтта, бик әдәби баш, дип әйтергә була. Ф.Хөсни 18) Ачыткы, оеткы салынган камыр, сөт, бал һ.б. Баш күперә тора, бераздан, мич башындагы җилпучта он да җылына, хуҗа хатын он иләргә әзерләнә. М.Мәһдиев 19) күч. Җитәкче, башлык, хуҗа, түрә. Бу юлы, яшерен тавыш белән, болар сайлады баш. М.Гафури. Шулай, хан көнчыгышка бихисап гаскәр рәвән кылды, олуг углын шуларга баш, беренче пәһлеван кылды. Г.Тукай. Төмән һәм меңбашлары, ел саен, килеп, ханга доклад (белек) ясарга тиеш. Г.Гобәйдуллин. Явыз Иван гаскәр башларына яуга әзерләнергә әмер бирә. Сөембикә 20) күч. Гаилә башлыгы, хуҗа, ир. Менә шушы тирә-якны дер селкетеп яшәгән кешенең бер генә йомшак ягы пәйда булды: хатыны Зөбәрҗәт, ул аңа баш була алмый, чөнки – ярата. Х.Мөдәррисова 21) башында күч. тарт. һәм кыек килеш форм. Төп җитәкче, оештыручы урынында, башлык дәрәҗәсендә. Хөкүмәт башында залимнәр утыра, халык акчасын кесәсенә тутыра. Шундый хыянәтләрне әйтеп булмый, илерәдер алар һәм котыра. Ш.Мөхәммәдев. Авылны яңабаштан үзгәртеп кору эшләренең башында торган. Т.Гыйззәт. Бу хәрәкәт алга сөргән төп идеяләрнең берсе – башында мәгърифәтле монарх торган дәүләт концепциясе. Мирас 22) күч. Санаганда, данә, исәп-хисап берәмлеге итеп кулланыла. Бу зобаниның һәрвакыт ун-унбиш баш эте була торган иде. Г.Гобәй. Узган елдагыча булса – кыйбат, сыер башына – бер пот, сарык башына биш кадак он бирер хәл юк сезгә. М.Гали. Хәзер бу ил сыерлар саны буенча дөньяда беренче урында: анда алар – якынча 200 миллион баш. Кызыклар дөньясында 23) күч. Конус яки шар формасында әзерләнгән шикәр, сыр һ.б.ш. ашамлыкларга карата кулланыла 24) күч. -лык/-лек кушымчалы сүзләр янында килеп, урын мәгънәсен көчәйтә. Һәр шәһәрдә үзенә күрә чүплек башы була бит. Г.Тукай 25) күч. Акыл, аң, зиһен, фәһем. Башың эшләмәсә, аякларыңа тынычлык булмас. Мәкаль. Авылдашларының үлгән хәбәре килгәндә дә, Газизнең үлеп калу мөмкинлеген башына да китерә алмый иде. Г.Бәширов. Эшемнең рәте булмады, башымда бер генә уй: март азагында, бу бәләкәй шәһәрдә нинди дә булса чәчәк сатып алырга мөмкинме?.. Җ.Тәрҗеманов 26) күч. Җан-тән, шәхес. Баш булса – мал, аш булса, казан табылыр. Мәкаль. Баш сау булса, башка бүрек табылыр. Мәкаль. Әдәм башы таш түгел. Мәкаль. «Башлар исән булса, кайтырбыз», – диде ул киткән чакта. Г.Әпсәләмов 2. с. мәгъ. 1) Беренче, беренче урында торган. Ул шигырьне баш сәхифәгә керттермәдем. Г.Тукай. Баш батыр өчен көрәш башланды. Т.Нәҗмиев 2) Иң төп, әһәмиятле. Җәмгыяте хәйрияләрнең эшсезлекләренә баш сәбәп – сәяси вабаларның хәзерге халәте икәненә без ышансак та, ләкин хокуклары даирәсендә эш итәргә теләмәгәнлекләре вә иң күп әһәмиятне үлек күмүгә иганә бирер өчен сарыф иткәнлекләре – күз алдыбыздадыр. Ф.Әмирхан. Татар әдәбияты укытылмавы – иң баш сәбәпләрнең берседер. Ф.Әмирхан. Яшел куллы кыз юбилей спектаклендә баш рольне уйнауны «чүп утау» дип белде, ахрысы. Г.Бәширов. Биредә F – системага тәэсир итүче тышкы көчләрнең баш векторы. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы 3) Өлкән, билгеле бер даирәдә башлык булган. Кинәт баш врач, аның сөйләп бетерүен дә көтмичә, башында бер яңа уй туганын сиздергән төсле итеп елмайды да бүлмәдән чыгып та китте. Г.Минский. Клапаннарны алмаштырырга кирәклек турында цех начальнигы Закиров иптәшкә әйтәм, баш инженерга әйтәм. Р.Ишморат. Баш мөхәррирләр арасында мөһим урын алган – Галиәсгар Камалдыр. М.Гали. Ялтаның баш начальнигы Думбадзе --- аларның язып торучыларын Ялтадан чыгарырга әмер биргән. Урал 4) Үзәк урында урнашкан, иң зур, төп. Шул сәбәпле, безнең Зингер ширкәтенең Америкадагы баш идарәсе синең безгә булган хыянәтеңнән хәбәрсез торды. Г.Тукай 3. баштан, башыннан рәв. мәгъ. Хәл(ен)дә, халәттә. Хәйри, аңла, авылдаш --- исерек баштан сөйли, димә. Г.Минский ◊ Баш аву 1) Башның бер ягы авырту, ми бер якка авышкан кебек тоелу. Теге көнне бик миен дә селкеттеләр, башы ауса да аугандыр. Тастымал салып үлчәргә кирәк. Н.Исәнбәт; 2) Эш күплектән, борчулардан һ.б.ш. аптырап калу, фикерләү сәләтен югалту, югалып калу. Баш авыраю Фикерләр томаланып, йокыга тарту, баш авыртудан күз аллары караңгыланып, кәефсезләнеп тору. Миңлениса карчык исерекне тагы бер кат җентекләп карагач, куркудан, күз аллары караңгыланып, башы авыраеп китте. С.Рафиков. Баш авырттыру Хәл итәргә авыр булган мәсьәләне уйлау, кирәксез, әһәмиятсез эшне башкарырга тырышу. Без --- баш авырттырып маташмыйбыз… Г.Тукай. Баш алгысыз Тыгын, ерып чыккысыз тыгыз. Баш алмастан Бик нык, бирелеп. Баш(ны) алып китү (качу, олагу, таю) Читкә китеп, башыңны коткару, качып котылу. Баш алып, кулны селтәп качар идем, Дөньяда бер ялгызым гизеп булмас. Н.Думави. Баш алып чыккысыз Буталчык, рәтсез, тәртибе булмаган, ыгы-зыгылы. Баш аркылы (аша) егу (ыргыту, алып ату) 1) Татарча көрәш алымы – бер көрәшченең, тиз генә аркага ятып, икенчесен баш аркылы атып егуы. Теге, «ектым» дип, минем өскә ятарга теләгәндә генә, мин аны баш аркылы ыргытып та җибәрдем. Үзенең дә исе китте. М.Гали; 2) Атланган атының башы аша очып китеп егылып төшү. – Минем белән куышканда, аты сөртенде аның, баш аркылы төшеп, аты басмаган булса ярар иде, – диде бер малай. М.Гали. Баш арты килү Йөгерештә яки башка ярышларда икенче урында килү, төп җиңүчедән соң килү. Баш астына баллы кашык кую Йоклау. Ә баш астына баллы кашык куярга ярамый. Б.Камалов. Баш аша Арадагы җитәкче белән исәпләшмичә – үзең буйсынган җитәкчене кисәтмичә, аннан узып, зуррак дәрәҗәдәге җитәкчегә турыдан-туры мөрәҗәгать итү хакында. Баш ашау 1) Яла һәм бәлаләр ягып я тыштан дус булган булып, җае туры килгәндә зыян салу, һәлак итү. «Ала чагыр» дигән ала үрдәк Ак күлләргә төшеп таш ашый; Ышанмагыз һәрбер дус-ишләргә, Вафасыз ук дуслар баш ашый. Җыр; 2) Тәҗрибәсез кешене аңлы рәвештә аздыру, җинаять юлына бастыру, начар эшләргә этәрү. Ул кара җан аркасында, бер гаепсез кешенең башын ашаулары мөмкин иде бит. Г.Әпсәләмов. Баш әйләндергеч 1) Төрле хуш исләрнең, башны чуалтып, кәефләндерә торган тәэсире. Елга аръягыннан йомшак җил шомырт һәм болын чәчәкләре исен китерә, алар киндер капчыклардагы йөзем, өрек, күрәгә, исемнәрен белеп бетергесез башка җимешләрнең хуш исе белән аралашалар да баш әйләндергеч бер ымсыну, шушы муллыкка чуму теләге уяталар. Ф.Латыйфи; 2) Тынычсызлап, борчып торган, тынгы бирми торган. Баш (башын) әйләндерү 1) Кешене эшеннән бүлдереп, кирәкмәгәнгә йөдәтү. Бар әле, кит, башымны әйләндермә; 2) Фикерне чуалту, буталдыру. Этаж саннары белән 7 – 8 гә үрләп, киңлек, зурлык исәбе белән бөтен кварталлар өстен каплаган бу магазиннар, чынлап та, башны әйләндерәләр. Г.Гобәй; 3) Кешене уйга-дәрткә дучар итү, иләс-миләс китерү. Ай-һай кара кашларың, Әйләндердең башларым; Уйсу җирдә дәрья булыр Минем түккән яшьләрем. Җыр. Баш әйләнү 1) Берәр чуалчык эштә баш буталу, фикер чуалу, аптырау. Шушы бөек сергә кушылуыннан, сүзләре теләсә кайсы йортка үтеп керердәй кешеләр арасына алынуыннан, бу мизгелләрнең җаваплылыгыннан һәм яшерен тантанасыннан башы әйләнеп китте. Ф.Латыйфи. Күзләрем яшь белән тулды, башым әйләнеп китте. Г.Гобәй; 2) Хисләр тәэсирендә фикер чуалу, хисләрнең өстенлек итүе; 3) Фикер чуалу, аптырашта калу. Бик озын, бик буталчык тел белән язылган инструкцияне алгач, Фәсхинең чынлап та башы әйләнде. Ф.Сәйфи-Казанлы; 4) Кәефләнүдән я мактаудан исерү, масаю. Батырыбызның бу мактаудан башы әйләнеп, үзенең көчен, кырмыскаларга гына түгел, шәһәрдәге адәмнәргә дә күрсәтергә булды. Г.Тукай. Баш әллә кайда йөрү Кеше бер нәрсә хакында сөйләгәндә, бөтенләй башка нәрсә хакында уйлап тору; кеше сүзен игътибарсыз тыңлау. Аның башы әллә кайларда гизеп йөри. Г.Гобәй. Баш бармак кебек (шикелле), баш бармактай Бик яхшы. Баш бәйләнү 1) Нинди дә булса тыелган эш, шикле компания белән бәйләнештә булу. Башың начарга бәйләнсә, Хур булуың билгеле. Җыр; 2) Берәр нәрсә белән артык мавыгу, гел шуның белән генә мәшгуль булу. Бармагымда – алтын балдак Уңга-сулга әйләнә. Егет күңеле кызга төшсә, Башы шуңа бәйләнә. Җыр. Баш белән җавап бирү Зур җаваплылык алу, нинди дә булса эшне үтәмәгәндә, каты җавапка тартылачакны искәртү. [Микитенко] Менә бу кошны губчекага илтеп тапшыр, яхшы кара, аның өчен без барыбыз да башыбыз белән җавап бирәбез. Ф.Хөсни. Баш белән уйлау Ныгытып, ахырга кадәр уйлап бетерү, бик җентекләп, барлык ихтималларны да күздә тотып эш итү. Кулың белән башлаганчы, башың белән уйла. Мәкаль. Баш белән уйнау Артык мавыгып китү аркасында, һәлак итәрлек азартка бирелү. Баш белән эшкә чуму Бар нәрсә турында да онытып, бөтен игътибарны эшкә генә юнәлтү. Баш беткеч Бик күп; бик буталчык; бик хәтәр. Усаклыда ун-унбиш кенә өй булса да, магазинында китаплар баш беткеч икән, ун меңләп бардыр. Г.Мөхәммәтшин. Баш бетү 1) Һәлак булу, юкка чыгу. Алай булса, харап булдык! Малайның башы бетте! Читек балтырында – кырык тугыз мең, диген, ә! Әйтеп, адәм ышанмаслык сүз! Г.Камал. Башы беткәннәрнең саны – өч йөз мең, диме шунда… Ш.Маннур. Кызыл Тауның иң сөзәк җиреннән төшәсе булса да, йөкле чананы күсәк белән тыймасаң – баш бетте. Р.Батулла; 2) Авыр хәлдә калу, уңышсызлыкка очрау. – Безнең башлар беткән инде, – дип шыңшыды ул юл буе. Г.Әпсәләмов. Баш бирмәү Буйсынмау, күнмәү, тыңламау. Кара айгыр, малайга баш бирмичә, әллә кая – чит якка таба бәреп алып кереп киткән. Г.Ибраһимов. Ә үзе берсенә дә баш бирмәскә тырышты ул. З.Фәйзи. Бабаеңны баш бирмәс усал кеше булганга шулай дип атаган булганнар. М.Хәсәнов. Баш бирү 1) Буйсыну, баш ию, тыңлау. Җансыз, йонсыз, шәрә «козёл» – Сәгыйрьнең шәхси дошманына, барыбер баш бирергә тиешле Памир пигына әйләнде. Т.Галиуллин; 2) Ризалашу, килешү. Тик шулай да баш бирәсе килми, Сындырасы килми күңелне. Ш.Маннур. Баш бөгү Буйсыну, баш ию. Баш бөгәргә өнди башлый инде ул яшьләрне дә. Г.Тукай. Баш булу 1) Җитәкчелек итү; 2) Хуҗа булу, ия булу. Үзенә-үзе баш булмаган кешеләрдә баш булмас, булса да, озак тормас. Мәкаль; 3) Кулда тота алу, буйсындыру, тыю. – Ай Алла, бер телеңә баш була алмадың лабаса, – диде әни. М.Әмир; 4) Биләп алу, басып алу. [Куян:] Кем ул, кем минем урманыма баш булмакчы була?! А.Алиш. Баш – бүрек өчен түгел, ә белер өчен Ныгытып, ахырына кадәр уйлап бетерү, бик җентекләп фикер йөртү турында. Баш вату Нәрсәне булса да хәл итәргә тырышып, кабат-кабат уйлау, нәрсә эшләргә белми аптырау. Кызның хәлен кем аша белергә дип, озак баш ватты. А.Гыйләҗев. Мин бик күп уйладым; бик күп баш ваттым; елап-елап, Ходайдан сорадым – булмады. Ф.Әмирхан. Аның ул гадәте берәр авыр мәсьәлә өстендә бик озак баш ватып утырган чакларында күренә торган иде. М.Әмир. Баш җитмәслек Аңлый алмаслык, акыл ирешмәслек. Баш җитү Төшенү, аңлау, акыл ирешү. Юлда ул тагын бер кат: «Ничек башың җитеп киләсе иттең, Равил абый?» – дип, Равилне мактап куя. В.Нуруллин. Баш(ы) ике булса, баш ике түгел Үлем куркынычы белән янау яки шуңа сылтап әйтү. Без бай балалары түгел, Камалы тун кияргә; Безнең башлар ике түгел, Кеше ярын сөяргә. Җыр. Баш имәс Буйсынмас, күнми, тыңламый торган, дуамал. Ирек сөюче, баш имәс холыклы --- Кылычбай җырлый иде моны. Ш.Маннур. Баш исән (сау) булса, мал табылыр Сау-сәламәт булсаң, барысы да булыр. Баш исәндә, баш исән чакта Яхшы чакта; сау-сәламәт булганда. Баш исән дә җан исән Бәла-казалы җирдән ераграк торуны тиеш тапкан очракларда әйтелә. Баш ию 1) Ризалашу яки берәр эшкә, хезмәткә әзер тору. Ул арада Александра Андреевна да, киенеп чыгып, иренә баш иде. М.Гали; 2) Рәхмәт яки хөрмәт, сәлам бирү яки алу билгесе итеп, башны бөгеп алу. Бик телиләр икән, ихтирам итәләр икән, әнә егетләр үзләре беренче булып баш исен! Г.Бәширов. Шунда аңар баш иделәр бакчада һәрбер агач. Г.Тукай. Читтән карап торганда, нәкъ менә бер-берсен сәламләп баш ияләр кебек. Кызыклар дөньясында; 3) күч. Буйсыну, ялыныч, үтенеч белдерү, ихтыярында булу. Нишләргә хәзер? Аңарга [Фазылга] барып баш ияргәме?! С.Баттал. Баш йөртеп карау Бераз фикер йөртү, уйлап карау. Башка ат (ишәк, тай) тибү Аңгыраланып калу, юләрләнү, кисәк дуамалланып ташлау. Башка (башына) ат типмәгән Үз акылында, уйлап эшләү сәләтен югалтмаган. Башка атлану Узыну, санламау, кыенсынмау. Башка бәла булу Кешегә бәхетсезлек, күңелсезлек китерү. Ялган акча ясаучы, диеп, башка бәла тактылар. Т.Гыйззәт. Баш кагу Кеше сүзен җөпләп, ризалашып, хуплап яки хәбәр биреп баш селкү. Берәр нәрсә кирәк булса, Бик күп сөйләп тормыйм мин: Я кул белән ишарәлим, Я баш кагып ымлыйм мин. Ш.Галиев. Башка дәүләт кошы куну Көтелмәгән бәхеткә, байлыкка ирешү. Баш каеру Читләшү, тайпылу; ятларга карау, йөз чөерү, бизү. Әллә син дә баш каердыңмы миннән? К.Тинчурин. Башка йөгерү, башка китү Исерткеч эчемлекләрнең, шулай ук, көчле хиснең тәэсире баш миенә таралу. Башка кабу Истән, төтеннән, эсседән, шау-шудан (һ.б.ш.дан) баш авырту, ми ару. Атларның, купшы чабып, дагалар белән урам ташларын сугулары – һәммәсе ачык ишетелеп, Хәятнең башына каба башлады. Ф.Әмирхан. Башка керми Аңлап булмау, төшенмәү. Башка килү Кинәт кенә берәр уй, фикер туу, ният барлыкка килү. Башка китерү Фараз итү, күз алдына китереп, уйлап карау. Хәтта уйлап та карамас, башына да китермәс. А.Шамов. Баш калкытмыйча Бик тырышып, бер дә туктамыйча, күтәрелеп тә карамыйча. Шәрифҗан да, башкалар кебек үк, башын да калкытмыйча эшләде. И.Гази. Баш калкыту 1) Башны күтәреп тору, күтәрелеп карау; 2) Тишелеп чыгып, югарыга үсә башлау. Чыгып, баш калкыта сахрада уҗым. Г.Тукай. Кояш бераз кызурак итеп карый башлау белән, Көмешле күлнең саерак урыннарында камыш баш калкыта башлый. Г.Галиев; 3) Буе, озынрак булып, аерылып тору; 4) Баш күтәрү, буйсынмау; 5) Кузгалу, уяну, борчый башлау. Әмма, Казанга кайтып төшүгә, шул тойгы баш калкыта, әкрен генә, сиздерми генә җанын кимерә, Гөлйөзем янында, бабалары арасында узган кадерле сәгатьләрнең тәмен агулый иде. Ф.Латыйфи. Баш калкытырга да бирмәү Кешегә гел боерып тору, зиһен җыярга да ирек бирмәү, туктаусыз тынычсызлау. Башка менү к. башка атлану. Йомшаклык күрсәтсәң, башыңа, мәсәлән, менеп утыралар! Ф.Әмирхан. Баш каңгыру Төгәл бер нәтиҗәгә килә алмыйча аптырау, уй-фикер буталу. Яман хатын үлсә – түшәк яңарыр, яхшы хатын үлсә – баш каңгырыр. Мәкаль. Башка сугу 1) Көтелмәгән берәр хәлдән яки хәбәрдән сискәнеп китү, күңелгә авыр тәэсир итү; 2) Берәр сүз яки эшне катгый туктатып калу, ни дә булса эшләү теләген сүндерү. Һәр сүземә киртә куеп, башыма сугып торма. Башка (башына) сыймау (сыешмау, сыйдыра алмау) Төшенә алмау, кабул итә алмау, ышанып бетә алмау. Ләкин синең андый карашта булуың һич тә минем башыма сыймый. Ш.Камал. Алты иптәшнең берсе дә бу фаҗигане башына сыйдыра алмый иде. Г.Бәширов. Комсомолец өендә мондый күренеш булуын берничек тә башыма сыйдыра алмый идем мин. М.Әмир. Башка тай типмәгән Тормыш тәҗрибәсе бай, акыллы булу. Башыма тай типмәгән. Авылда сүз таралгач, Шакир абзыйларга үзем бардым, үзем карадым ул баланы. Г.Галиева. Бу малай сүзенә ышанма, Мирсәет туган, колхоз милкенә кагылырга, Габтеләхәтнең башына тай типмәгән. Р.Ишморат. Башка таяк белән суккандай булу Кинәт ишетелгән, билгеле булган авыр хәбәр, хаксыз сүз күңелгә авыр тәэсир итү. Башка тию Авыр тәэсир итеп, башны авырттыру. Машинада хәрәкәтсез утырганга, аның болай да сызланган аяклары оеп киткән, бензин исе башына тигән иде. М.Маликова. Башка төшү Бәлагә, кайгы-хәсрәткә дучар булу. Башыңа төшсә, башмакчы буласың. Мәкаль. Баш кату Авыр, сагышлы уйлардан, кат-кат борчылудан баш арып, ми талу. Белмим инде, башым каткан. М.Фәйзи. Башка туку Бертуктаусыз әйтеп, һаман исенә төшереп, искәртеп, өйрәтеп тору. Баш катыру Кирәкмәгән сораулар биреп яки вак мәсьәләләр белән аптыратып бетерү, йөдәтү. Андый юк-бар сораулар белән бабаңның башын катырма инде син, улым. М.Гали. Башка ут кабу 1) Нык гашыйк булу; 2) Нык борчылу. Баш кашу Аптырап, нишләргә дә белмәү. Хәзер ул озын, кәкре агач янында, башын кашып, уйланып басып тора иде. Г.Әпсәләмов. Баш кашырга да вакыт юк Бик тыгыз, эш бик күп чак, вакыт бик тар. [Мостафа:] Вакыты шундый, туганкай. Баш кашырга да вакыт юк. Ш.Камал. Баш килү Сабантуй, җыен ярышларында беренче булып килү. Менә болар арасында әле узган ел калада да баш килгән Янил егете бар. М.Гали. – Кайсыгыз баш килде? – дип сорадылар. М.Гафури. Ул көнне чабышта бабай аты баш килгән, җайдагы әтием булган. К.Латыйп. Ат чабышларында баш килүен күрү аны бик кызыктыра. Ф.Хөсни. Баш китәрлек Куркыныч яный торган, хәвеф китерерлек; хөкемгә тартырлык. – Баш китәрлек сүз әйттең бит! – диде дә киселде. Г.Ибрагимов. Баш киткәндә, каш кайгысы Зур бәла-каза килгән вакытта, вак-төяк белән маташу. Баш китү Үлемгә яки башка каты җәзага хөкем ителү. Мин, дип әйтә, ди, патша кешесе, минем башым киткән. Г.Газиз. Баш кушу Берәрсенә уртакка керү, союз ясау. Сезнең белән инде баш кушабыз Гомер буйларына кирәккә. Җыр. Баш кую 1) Бераз ял итеп, тынычланып алу. Керештем мин мәхәббәткә, карендәшлеккә өндәргә, Ашамый, эчми көндез, кич белән баш куймый мендәргә. Г.Тукай; 2) Корбан булу, көрәшеп үлү. Күпләребез вакытсыз баш куйдылар. Г.Гобәй. Баш күккә (түбәгә) тию (тия язу) Көчле шатлык хисе кичерү, бик каты шатлану. Зурларның башы күккә тиде: инде аларның дошманы мәдрәсәдән куылачак. Г.Ибраһимов. Ул арада, улының эше белән рухланып, башы күккә тиеп, әтисе кайтып керде. Г.Гобәй . Каз бәпкәсен очратсам да Балкый йөзем, Шатлыгымнан башым күккә тия минем. З.Мансур. Баш күрсәтү Орлык тишелеп чыгу. Баш күтәреп, тамак кырып, мыек борып (йөрү) Байлыгы яки дәрәҗәсе белән масаеп, тәкәбберләнеп йөрү. Баш күтәреп чабу Тиз һәм гайрәтле чабу (атка карата әйтелә). Баш күтәрмичә (күтәрмәстән) Бик бирелеп, ал-ял белми, бертуктамый, тырышып. Ләкин яшьләр бернәрсә дә ишетмиләрме, әллә ишетеп тә аңлап җиткермиләрме, башларын да күтәрмичә эшли бирәләр. И.Гази. Баш күтәрү 1) Башны югары күтәреп карау. Берничә минутлардан соң башымны күтәреп карасам, татар укып утыра иде. Ф.Әмирхан; 2) Тишелеп чыгу, җир өстендә шытым күренү. Яз килә --- җирләр ачыла, язның беренче котлаучылары – умырзаялар баш күтәрәләр. Г.Әпсәләмов; 3) Ышаныч туу, башкалар алдында өстенрәк булып күренү. Аталарыннан кар ерып кайту белән, хуҗа хатынның мондый зур эш тапшыруы аның башын күтәрде, ул, тиз-тиз йортка чыгып, кияү бүлмәсенә йөгерде. Г.Ибраһимов; 4) Иҗтимагый тәртипкә каршы чыгу, фетнә оештыру. Ул да түгел, Себердә баш күтәргән акларның Новосибирск, Томск, Чиләбе шәһәрләрен алулары һәм үз кулларына эләккән барлык авылларда, шәһәрләрдә, совет властен бетереп, алпавытлар властен куеп барулары турында хәбәрләр йөри башлады. И.Гази. Баш күтәргән кавем белән сугышырга хөкүмәткә 14 миллион сум акча бирелде. Урал. Баш мие аркылы уздыру Исенә төшерү, хәтердә яңарту. Исламгали агай --- секунд эчендә, үзенең сугыш алды һәм сугыштан соңгы еллардагы тормышын баш мие аркылы уздырды. М.Мәһдиев. Башны ашау (җую, җыю) Һәлакәткә дучар итү; үтерү, бетерү; юк итү, харап итү, хур итү. Карама дуга, җиз алка – байлар җигә дан өчен; Күп егетләр башын җуя Алалмаган яр өчен. Җыр. Башны бутау Бер эш арасына икенче бер эш я сүз белән тыгылып, уй-фикерне чуалту, эзлеклелекне бетерү. Башны катыру Юк-бар вак сүз, вак мәсьәлә белән башны мәшгуль итү, аптырату, йөдәтү. Юк-бар белән башымны катырма әле, зинһар! К.Нәҗми. Башны кая куярга белмәү Кайгыдан, мәшәкатьтән я пошынудан өзгәләнү, борчылу. Башны комга яшерү Җаваплылыктан качу, катнашмыйча, качып калу. Башны кырын салу Уйга бату, боегу яки үпкәләү. Башны мескенгә (диванага) салу Ярдәмгә мохтаҗ кыяфәт күрсәтеп, бичарага салышып, үзен кызгандырып йөрү. Синең гыйшкың уты белән яну аркасында, укуга да күңел бирә алмадым, ахырысында, башымны диванага салып, кайтырга мәҗбүр булдым. Т.Гыйззәт. Башны салу 1) Авыру, ару яки кайгыдан боегу, төшенкелеккә бирелү; 2) Буйсыну, ялынып, баш ию, багыну; 3) Корбан булу, көрәшеп үлү. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре халкыбызның азатлыгы өчен башларын салдылар. Башны ташка бәреп (орып) булмый 1) Бик кыен, авыр, кайгы-хәсрәт, бәхетсезлекләргә, котылгысыз хәлләргә дучар булганда, сабыр итүдән башка чара юк, берни эшләр хәл юк, мәгънәсендә; 2) Эш (вакыт) үткәч, үкенүдән файда юк. Башыңны орып булмый каты ташка. М.Гафури. Нишләсен, башын ташка орсынмыни! Г.Бәширов. Башны ташка бәрер (орыр) хәлгә җитү Чара таба алмаслык хәлгә, бәлаләргә дучар булу, тәмам аптырауга калу. Башны ташка бәрү (ору) Ярсу, ярсыну; бик нык үкенү. Тәмам башны ташка бәрер хәлгә җиттем. Башны тилегә (аңгырага) салу Аңламаганга салышу, җитди сөйләшмәү. Башны элмәккә тыгу Үзеңне һәлакәткә китерү; бәлале, хәвефле эшкә килеп керү, тыгылу. Башны этлеккә салу Кечкенә генә файда алу өчен дә төрле түбәнлекләргә төшү, әрсезләнү, мутлану, усаллану. Башны югалту Уйламый, аңламый хәрәкәт итү, башкарган эш-гамәлләрен бәяләрлек дәрәҗәдә булмау; нәрсә беләндер мавыгып, чыга алмаслык бәлагә дучар булуын аңышмау. Баш олагу, башны олактыру Кая да булса ерак җиргә китү (җибәрү), шуннан, хәбәрсез булып, кайта алмый яту. Баш орган башны кылыч чапмас Рәхим-шәфкать сорап иелгән башны җәзаламаслар. Баш ору 1) Буйсынып, баш бөгү. Баш органнан муен сынмас. Мәкаль; 2) Башны бәргәләү, баш белән сугу; 3) Кемгә дә булса үтенеч-ялыныч белән яки ярдәм сорап бару. Эшчеләрнең хатыннары һәм бала-чагалары да, үзләре белән ияреп, Арча кырына патшага баш орырга киткәнлектән, ул көн базарда да рәтле кеше юк иде. М.Гали. Баш очына болыт җыелу (куеру) Бәхетсезлек килү, кайгы, борчу күбәю. Баш өсте Үтенечегезне, боерыгыгызны үтәргә әзермен, боерыгыгыз башымнан югары, мәгънәсендә (элек, хан фәрманын үтәүче кеше, хан алдына тезләнеп, фәрман язуын баш өстенә куйдырып алудан ). Бөтен нәрсә бар, «ашау – байдан, үлем – Ходайдан» дигәндәй, кием-салым зиннәтле, гаражда бер түгел, өч машинасы тора, өйдәге хезмәтчеләр һәр теләген, «баш өсте» дип, үтәп кенә баралар. Х.Мөдәррисова. Баш өстеннән йөрү Артык узыну, тыйнаксызлану, буйсынмау, тәртип-кагыйдә бозу. Баш өстеннән карау Башкаларны санга сукмау, масаю, һавалану. Баш(ны) салу 1) Авыру, ару яки кайгыдан башны түбән ию, боегу; 2) Буйсыну, ялынып баш ию, багыну; 3) Якын ук килеп башны кую; тоташу. Соң мәртәбә күрәм, диеп, башың салма җилкәмә. Җыр. Башын салган авыл урманга. Н.Баян; 4) Корбан булу, көрәшеп үлү. Сугышның дүртенче елы. Яуда башын салган ирләрнең санын счёт төймәләре белән дә санап бетерерлек түгелдер. Н.Гыйматдинова. Безнең газиз ирләребез «шул байга бил бөгүне бетерик, юк итик» дип, каннарын коеп, башларын салдылар түгелмени?! М.Хәсәнов Баш Себер китү Хөкем ителеп, Себергә сөргенгә җибәрелү. Баш суккан якка Кайсы якка булса да, билгеләп тормыйча, теләсә кайсы юнәлешкә. Баш та – баш, бүрәнә башы да баш (шалкан башы да баш) Баш белән башның аермасы бар, дип, берәр кешенең аңгыралыгына төрттерү. Баш та, күз дә Берәр эштә башкаручы да, үзе үк өстән карап күзәтеп торучы да булу. Баштан ашу Артык күбәю, тулып яту, чиктән тыш күп булу. Минем үз эшем дә җитәрлек, башымнан ашкан. Г.Камал. Баштан бәс кичкән Чал төшкән, чәче агарган, дәрәҗәгә җитеп, күп тәҗрибә туплаган. Баштан кичү (узу, үтү) Үз гомерендә авыр хәлләргә дучар булу, кыенлыкларга очрау. Мондый хәлнең тагы берничә хатын башыннан кичкәнлеге турында колакка кереп калган. М.Әмир. Баштан салкын су койган (сипкән) кебек (булу) Кинәт бер куркыныч я күңелсез хәбәрне ишетүдән сискәнү, чирканып китү. Баштан салкын су сипкән төсле калтыранып алдым, йөрәгем жу итте, акылымны җуйгандай булдым. Г.Минский. Баштан сыйпау Йомшак мөнәсәбәттә булу (күбрәк баштан сыйпамаслар юклык формасында, гафу итмәсләр, хупламаслар, ризасызлык белдерерләр мәгънәсендә йөри). Баштан үтү (үткәрү) Авыр хәлләргә дучар булу, кыенлыклар күрү, кичерү. Баштан чыгару 1) Алдан уйланган фикердән баш тарту яки ул хакта онытып җибәрү; 2) Чынлыкта булмаганны уйлап чыгару. Баштан чыгарып ташлау Берәр нәрсә хакында уйлауны оныту, хәтта уйларга тиеш дип тә тапмау. «Уен» дигән нәрсәне хәзер бөтенләй башымнан чыгарып ташладым. М.Гафури. Баштан чыгу (чыгып китү) Оныту, истән чыгу. Баштан чыкмау Һаман бер нәрсә хакында уйлау, гел шуны хәтердә тоту. Баш тарту Каршы килү; эшне, бурычны, вазифаны я биргән сүзне үтәргә теләмәү, кире кагу, нинди дә булса эшкә алынмау. Нишлим, сугыш дустым-пистолетым соңгы сүздән кинәт баш тартты. М.Җәлил. Бервакыт, үзем укыта торган студентларның диплом эшләрен тикшергәндә, бала табу йортларында нарасыйларыннан баш тарткан хатын-кызлардан социологик сораштыру нәтиҗәләренә юлыктым. Татарстан яшьләре. Дөньяның иң күп шоколад җитештерүче компанияләрнең берсе булган Mars 12 яшькә кадәрге балаларга атап реклама чыгарудан баш тартты. Ватаным Татарстан. Баш та, түш тә Барысына берүзе генә башлык, төп хуҗа. Райсоюз складында асыл малның исәбе-хисабы юк. Анда баш та, түш тә – мин. Б.Камалов. Баш ташлап 1) Бар дөньясын, үз-үзен онытып, бирелеп. Хәдичәсе аны [Сәләхине] баш ташлап сөйгән. С.Хәким; 2) Киреләнеп, үҗәтләнеп. Баш та юк, аяк та юк Тәртипсезлек, хуҗасызлык хөкем сөрә, дигән мәгънәдә. Баш тирбәтеп утыру Нишләргә белмичә, аптырап утыру. Баш тоту гади с. Жирәбә салу, шобага тоту. Баш төзәтү Эчкечеләрнең иртән яңадан өстәп эчеп, шуннан кәефләнүләре. Монсын базга төшереп куйыйм әле. Монда торып, кыркуланып бетмәсен. Иртәгә тагы, килеп, баш төзәтергә сорарлар әле. Г.Камал. Баш төртерлек тә урын юк Беркайда торыр-ятар урын юк, бик тыгын. Баш төртү 1) Ятып, бераз йоклап алу. Хәер, ерак юлдан соң чак кына баш төртеп алу зыян итмәс. Ә.Еники; 2) Тишелеп чыгу. Баш тубал булу Озак укудан, уйлаудан яки ыгы-зыгыдан баш ару. Көн эчендә кырык кырланам, Башым тубал була уйлардан. Ш.Маннур. Баш тубалланып бетү Баш юк-бар уй белән тулу, зиһен чуалу, кирәген уйлый алмау. Баш түбәтәйгә сыймый Борчу-мәшәкатьтән, күп уку яки уйлаудан баш шешкән кебек тоелу, баш ару. Баш түнү Нәрсә эшләргә дә белмичә, гаҗиз булу. Шәйхетдиновның судтан соң атна буе башы түнеп йөрде. И.Гази. Баш тыгар урын юк Бик күп булып туплану; тыгыз, кысан булу. Баш тыккысыз (тыга алмассың, тыгарлык түгел) 1) Бик тыгыз, җайсыз. Сыеп булмый хәзер иске клубка, нефтьчеләр дә килсә, бөтенләй баш тыга алмассың. Р.Төхфәтуллин; 2) Кышкы каты суыктан, көчле буран вакытында яки эсселектән, бөркүлектән, тышта йөрерлек булмау. Кырда – буран, урамга баш тыгарлык түгел, себерә. А.Гыйләҗев; 3) Үтеп булмаслык куе, чытырманлы (урман турында). Баш урынына – колак, аяк урынына – тояк Зур югалту урынына кечкенәсен биреп котылу. Баш чатнау Бик каты баш авырту. Минем баш чатный, колак шаулый, күз алдым караңгыланып тора, алга барырлык хәл юк иде. М.Гафури. Баш черетү Юк-бар мәсьәләне дә, артык күпертеп, зур итеп уйлап йөрү. Баш читкә китү Туган илдән, туган җирдән еракларга, чит җирләргә китү . Сөям сине, сөям сине, Башым читкә китсә дә. Җыр. Баш чуалу Ни эшләргә дә, уйларга да белмәү, фикер чуалу, таркау фикер йөртү. Баш чүмече йомры, сүзе туры Акыллы, туры сүзле. Баш чыкмастай Бик катлаулы, мәшәкатьле, артык буталчык. Баш чыкмау 1) Берәр эшкә, хуҗалыкка бәйләнеп, гел шуның белән генә мәшгуль булу, шуннан арына, бушый алмау, котыла алмау. Җәен – печән ташудан, көзен урманда себерке кисүдән баш чыкмады. Г.Ахунов; 2) Берәр бәладән, озакка сузылган кыенлыктан котыла алмау. Тик бервакыт аның [Мишаның] башы кара тактадан чыкмый башлаган. Г.Бәширов. Баш шешү к. баш түбәтәйгә сыймый. Башы белән 1) Бөтенләе, тулысы белән, кире кайтарып алмаслык итеп. Бүрегә бирсәң – башы белән. Мәкаль. 2) Кемдер булуына карамастан, шундый кеше булуына карамастан. Гөлшаһидә, хатын башы белән, больница салдыра. Г.Әпсәләмов. Адмирал башы белән, кәрзинкә үреп утырсын инде! М.Кәрим. Карт башың белән юкны юрап утырма әле син анда, яме! Г.Гобәй. Мәчтүрә башың белән өмәләргә килеп эшләп йөре, имеш. М.Фәйзи. Көтүче башың белән шундый нәфис көйләр тудыра алуыңа ышанырлар, дип уйладыңмы? М.Фәйзи. Башы белән чумган Тулысынча, баштанаяк эшкә бирелгән. Башы йомры Акыллы, зиһенле; бик хәйләкәр. [Бәкер:] Ничек, әтиең кайда эшләгән, дип сорадылармы? Сорарлар. Аларның [завкомның] башы йомры. Ф.Сәйфи-Казанлы. Башы кайтмау 1) Мәҗбүри берәр эшкә китеп, төп йорт-җиренә, туган иленә кайтмау; 2) Бер чыгып китсә, әйләнеп кайтырын оныту турында. Башы керсә, аягы кермәгән Әле яхшылап урнашып та җитмәгән. (Үз) башына Эшләнгән эшләре үзенә начарлык булып кайтырлык, артык тәвәккәл; үтә явызлык белән. Тимерче Соловьевның үз башына чүкеч булмаса гына ярар иде. Г.Тукай. Башына бәрү Күп уйланудан, күп укудан яки артык борчылудан, акылын, уйлау сәләтен югалту, мәгънәсендә. Кирәкмәгән нечкә күңелле нәрсә, уза китеп, башына бәрмәгәе, дип тә куркып куям шунда. Г.Бәширов. Башына җитү 1) Кешене бәлагә тарту, һәлак итү. Сүз – сүзгә китәр, сүз башка җитәр. Мәкаль. Бары тик акчамны алыр өчен генә минем башыма җиткән икән. Г.Камал. Сугышты ул батыр юлбарыс күк, Күп дошманның башына җитте ул. Ш.Маннур; 2) Әйбер-карага, табигатькә һәлакәт китерү, корыту, юк итү. Башына тау төшкән кебек (шикелле) Бәла-казага очрап, үтә борчылган хәлдә. Солдат, башына тау төшкән кебек, каты сулап куя. Г.Ибраһимов. Башында (башта) җил уйнау Акыл белән эш итә белмәү, җитди уйлый белмәү. Юләр кыз син, синең башыңда җил уйный. Г.Әпсәләмов. Башын харап итү Кешене һәлак итү; гомерен, бәхетен, киләчәген кисү. Башыңа төшсә – башмакчы булырсың Бәла-каза, кыенлык, михнәт һ.б.ш. мәсьәләләр туганда, чарасыздан, үзең эшкә керешергә туры килер, эшкә алынырсың. Башыңа төшкәч, башмакчы да буласың икән. Г.Сәгыйров. Башың яшь Тәҗрибә яки дәрәҗә җитенкерәми, ул эшкә хакы юк, мәгънәсендә әйтелә. Башың яшь икән – күп эш алма. Мәкаль. Шулай да бит, кодача, башың яшьрәк шул! Г.Бәширов. Башы тишек Бөтенесен дә аңлый, төшенә; икенче телдә сөйләшкәнне аңлый. Башы түбән дөмеккере, дөмегепләр киткере карг. Кемгә дә булса үлем теләү. Башы юк Дөрес фикер йөртми, акылы эшләми . Аның бер дә баш юк шул, мие черегән аның. Г.Камал. Баш эләгү Кулга алыну, тотылу, хөкемгә тартылу. Баш югалту Уйлау-фикерләү сәләте бетү; ни кыланганын аңламау. Баш югалу Гомер киселү, һәлак булу, баш бетү. Егетләрдән берсе, авыр гына көрсенеп: – Баш югала торг |