БАЦИ’ЛЛА и. лат. биол. Авыру тудыра торган, таякчык формасындагы бактерия. Табигатьне сукыр димәссең. Аңа фил дә, таракан да кирәк, Бацилла да кирәк, күрәсең. Г.Афзал. Көмеш мыеклы, көмеш сакаллы галактика башлыгы җитәкчелегендә, бүген Җир планетасының язмышы тикшерелә. Җирдә ниндидер бацилла таралды, дип чыгыш ясый берсе. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә