БАҺАНӘ и. фар. иск. кит. Сылтау, сәбәп. --- кунаклар атларына атландылар да, юк-бар баһанәлар табып, төрлесе-төрле җәйләүгә, теге уртадагы кабилә кисәкләренә таралдылар. Г.Ибраһимов. Каюм баба, халыкның завыгына каратып, шул заманның материалы буенча, шул тупас, ямьсез хыялларны тартты. Боларның бердәнбер тарихи баһанәсе – әнә шул халыкны, кызыктырып, укырга таба тартудыр. Г.Ибраһимов |