БАҺАДИРЛЫК и. 1) Баһадир булу; баһадирга хас сыйфат. Бу баһадирлыгын үзенең татарлыгыннан, диеп уйлый. Ф.Әмирхан

2) Кыюлык, батырлык, гайрәт. Гүя, ул, үзенең тискәрелеге белән юри кыланып яисә булдыксыз абзаларының инсафсыз мөгамәлә вә тәрбиясезлекләренә ачуланып: «Әйдә, чәнчелегез! Ханлыкка да минем исем китми, миңа шул егетлегем, шул баһадирлыгым җиткән!» – ди. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә