БАҺАДИРЛА’РЧА рәв. Баһадирлар шикелле, баһадирлар кебек. – Гвардия сержанты Шакиров илебез өчен баһадирларча сугышты, барыбыз да аның кебек булыйк, – диде. А.Әхмәт. Берүзе ат хәтле эшләр, башы көлтәгә тисә, баһадирларча, өч тәүлек йоклар. Г.Бәширов. Мин дустымның кеше җаны күтәрә алмаслык газапларны, әрнүләрне күтәрүен, үзен әкияттәге баһадирларча горур һәм батыр тотуын күрдем. А.Шамов |