БАҺАДИР и. фар. 1. Пәһлеван, батыр, алып батыр. Шулай дип, үземә-үзем ант иттем дә Салават баһадирның мәрхүм юлдашының башы очыннан тагы алга – Уралның эченә таба кереп киттем. Г.Ибраһимов. Кемнең аты шәп уза, Кем иң җитез, иң баһадир – Хан кызы шуңа чыга. Н.Исәнбәт. Баһадирларыннан язган халык Үз илендә төшә коллыкка… Эзоп. Сагына сине татар-болгар иле, Баһадирлар иле исәндер. Г.Афзал

2. с. мәгъ. Бик куәтле, гайрәтле, көчле һәм нык. Шулай да, баһадир Батикәнең терсәкләре белән халыкны ерып баруы аркасында, алар, бераздан, кирмән капкасына кадәр килеп җиттеләр. Р.Зәйдулла. Берничә мизгелдән, бер-берсенә ике тамчы судай охшаш, баһадир гәүдәле бу кешеләр, үз-үзләрен белештермичә кочаклашалар, аркаларына шап-шоп бәрешәләр иде. Ф.Латыйфи. Аның сызгыртуының корыч баһадир тавышы бөтен Иделне, бөтен тирә-якны яңгыратты. Г.Ибраһимов

◊ Баһадирдай (баһадир йокысы белән) йоклау Бик каты, тирән йоклау. Ул баһадирлар йокысы белән йоклый, көн ачылышына нужа камытына җигелергә көч җыя. К.Кәримов.



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә