БАХЫР и. диал. ирк. Мескенкәй, бичаракай. Өметләнеп яши, бахыр, Умырып аласына. М.Закир. Бераз гына да башы эшләмәде микән бахырның? Ф.Сафин. Бакырларын «алтын-көмеш» дип Исәпләүче бахыр күбәйде. Р.Идиятуллин. Бахыр, үлгәненә дә үкенмәгән икән. М.Фәйзи. Өстендә – бер күлмәк белән юка ыштан, трусигы, майкасы да юк иде бахырның. А.Гыйләҗев |