БАХБАЙ и. сөйл. ирк. 1) Ат яки тай. Базардагы, кара яу булып, гөж килеп оча торган чебен көтүен койрыгы белән кугалап, бахбай мәйдан уртасындагы агач кибетләр почмагыннан сулга борылды. Ә.Фәйзи. Олаучылар атларны куаламаска тырышалар, бахбайларны алҗытасылары килми. Ф.Сафин. Төтен булганга аю исен сизмәгән бахбай йөкне җайлы гына тартып бара башлады. Я.Зәнкиев

2) Кул арбасы тартып баручының үзен шаярып атау сүзе. Мөзәкиләрнең кул арбасы зур, солидол белән мул майлагач, тартырга да үтә җиңел, юл такыр, әйдә, бахбай. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә