БАУЛЫК с. 1. 1) Бау булырга яраклы, бау итеп үреп була торган. Урак өстендә әтием белән әнием миннән бала караталар, көлтәгә баулык тарма йолкыталар һәм учма җыйдыралар. С.Кудаш

2) Бау ишәргә җитәрлек. Бер баулык юкә

2. и. мәгъ. 1) Көлтә бәйләү өчен бөтереп ясалган салам яки үлән. Авыл яныннан тимер юл салып узганда, Бибиәсма җитеп килгән кыз иде. Баш түбәсенә көлтә баулык утыртып --- урак җиреннән кайтканда, тимер юл будкасы яныннан узыла иде. М.Мәһдиев

2) Бауны яки каешны беркетеп куя торган урын (аел, тишек һ.б.ш .) Камытның баулыгы кыек булган, Каерып җигеп булмыйдыр. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә