БАУЛА’У ф. Бауга салу, тезү. [Йорт салучылар] Суган баулаган кебек, акрын кыймылдыйлар. А.Гыйләҗев Баулап алу Тиз генә баулау Баулап ату Нәрсәне дә булса җитез генә, аннан-моннан баулау Баулап бетерү Барысын да ахырына кадәр баулау Баулап җибәрү Беразын бауга салу, бауларга өлгерү Баулап кую Бауга салынган хәлгә китереп калдыру Баулап тору Бертуктаусыз баулау Баулап чыгу Башыннан ахырына кадәр баулау Баулый бару Рәттән баулау Баулый тору Хәзергә, бераз баулау |