БА’У I и. 1) Бәйләү өчен файдаланыла торган, төрле материалдан ишелеп яки үрелеп ясалган тасмасыман предмет: лента, каеш һ.б. Бер мужикның сәфәрдә камыт бавы өзелгән. Г.Тукай. Ачык өсле учак чокырындагы тимерләрне кыздыру өчен, бер ягы түшәмдәге сиртмәгә бау белән тагылган --- җирән өрдергечне күргәч, аптырап калды. К.Нәҗми. Мөгезенә бау бәйләгән сыер да ишегалдыннан чыгарга теләми, аякларын тери. Н.Хәсәнов

2) күч. Җепкә үреп, эләктереп тезелгән тезем. Шүрәле, иңенә бер бау крендель асып, капкадан кайтып керә. Д.Аппакова

3) Көлтәләү, бәйләм ясау өчен кулланыла торган әйбер (печән, утын һ.б.ш.ны). Ике якта – көлтәдәй итеп, бауга бәйләнгән печән өемнәре. Өч бавы – биш тиен. Г.Минский. Әнә икенчесе, бау ясап, учмаларын шул бауга җыйды да, тезе белән кысып, бер көлтәне бәйләп ташлады. И.Гази

4) кыек килешләрдә к. бәй I. Карчыганың баласы, бәйләнеп торып, бауда үләр. Мәкаль. Ярый әле, теге вакытта баудан коткардык үзен. К.Нәҗми. Терлекләр абзарында унҗиде сыер бауда тора. Г.Ахунов

◊ Баудан ычкыну Тәртипсезләнү, узыну. Нигә баудан ычкынган шикелле чабасың? Л.Гыйльми. Бау урынына ишү Кемне дә булса тәмам буйсындыру, ни теләсә, шуны эшләтү. Һи, син аның кулына төшсәң, ул сине бау урынына ишә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә