БАТЫРЧЫЛЫК и. Кыюлык, тәвәккәллек (күбесенчә итү, кылу, җитү кебек ярдәмче фигыльләр белән килә). Ул әле – бер якка, әле икенче якка сугылды, арыш арасын ташлап, бушлыкка – урган җиргә чыгарга батырчылык итмәде. Н.Хәсәнов. Тик инде, анкеталарын тутыргач, профессорларның кикрикләре тиз шиңә: «халык дошманы»ның улын берәү дә үз канаты астына алырга батырчылык итми. К.Миңлебаев. Барысы да, ашыгып-ашыгып, сагыз чәйниләр, тик берәү дә әңгәмәгә аерым гына керергә батырчылык итми. Р.Мөхәммәтҗан |