БАТЫРУ ф. 1. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса су төбенә төшереп җибәрү. Җитен кибеп өлгергәннән соң, башларындагы төеннәрне кисеп, көлтәләрне елга эченә суга батырдылар. Дәрдемәнд. Су уртасына җиткәч, үзен бер батырыйммы, дип уйлаган идем. Ф.Әмирхан. Бу Кыз-Алла үзенә ошаган кешеләрне, исән-имин килеш, елга аша чыгарып куя, ошамаганнарын батыра ала. Т.Нәбиуллин // Сыеклык өстенә калкып чыкмасын өчен, өстән авыр әйбер белән бастырып кую. Юкәне батырсаң, аңардан, ичмасам, менә дигән мунчала чыга. Ш.Камал 2) Көпшәк, тарала торган, йомшак һ.б.ш. әйбер эченә күмеп яки төшереп кую, яшерү. Кара әле, син минем акчаны читек балтырына батырганны бер кешегә дә сөйли күрмә. Г.Камал. Төймәсен, инәсен кунычка, кесәгә батыра, һәммә нәрсә яшерелә, бетә, юк була. Г.Ибраһимов. Инженер Аббасов авыз эченнән мыгырданды да авыр башын мендәргә батырды. М.Галиев 3) Нинди дә булса үткен, очлы әйберне эчкә, тирәнгә кадап кертү, чәнчү. Көмеш сабына кадәр кылычны йөрәгенә аның батырды. М.Җәлил. Кадакны бер сугуда төбенә кадәр батыра аласыңмы? Г.Әпсәләмов. Үз җирләредәй күреп, әле тырышып-тырышып җир сөрде, әле көрәкне тирән-тирән батырып, чи калган урыннарны казыды. Г.Гобәй 4) Баш киемен каш һәм колакларга кадәр төшереп кию. Гашыйк абзый, кисәк кенә сүзен бетереп, өстәл яныннан китте һәм скамьяда калдырган колаклы бүреген сыңар кулы белән башына батырып киде дә урынына утырды. Ә.Еники. Тора-торуга, ашык-пошык, сәләмә тунын киде, башына кыршылып беткән колакчынын батырды, мылтыгын эләктерде дә тышка атылды. Г.Минский 5) Бик нык чылату яки буяу. Анда Заһирәне канга батырып эштән чыгарган, монда – сине. К.Тинчурин. Ә иртәсен, ямый-ямый яңа тунымны, Инә белән чәнчеп, канга батырып, Җәрәхәтләп беттем кулымны. Һ.Такташ 6) Җыеру. Газинур, башын иңнәренә батырып, ихтыярсыздан, артка тайпылды. Г.Әпсәләмов 7) күч. Дучар итү, нинди дә булса хәлгә төшерү. Әнә хәлфә килә сукмак-такырдан, Шәкертләрне наданлыкка батырган. Н.Исәнбәт. Учительнең русчалатып сораган сорауларына рус телендә тоткарсыз җавап бирүләре аны, бер яктан, сокландырды, икенче яктан, кайгыга батырды. Ә.Фәйзи 8) күч. Кемне дә булса бәлагә калдыру, төшерү, хыянәт итү, сату. Сез, ди, Вәли байны батырып, Садыйк Миңлебаевны коткарырга йөрисез, ди… Г.Ибраһимов. Их егет, егет, нигә мине батырырга телисең, сиңа ни усаллыгым тиде? Һ.Такташ. Саматов --- берәүләрне күтәреп, берәүләрне батырып эш итүче профессорны да бөтен дөньяга фаш итәсен әйтте. Г.Әпсәләмов 9) күч. Күңелне яулап алу, әсир итү, биләү кебек хис уяту. Аларны тирән уйга батырды. М.Гафури. Нигә серле гыйшкың упкынына алып кереп мине батырдың? М.Җәлил 2. батырып рәв. мәгъ. 1) Текәп, текәлеп, төбәп. Давыт аңа, әле ачык билгеле түгел, дип, бер генә сүз белән җавап кайтарды да, биленнән кочаклап, кызны янына утыртты, үзе кебек үк батырып карап әйтте. Г.Ибраһимов. Исерек кеше кебек чайкалгалап һәм, үзенең дошманнарын хәтерләп калырга теләгән кебек, зур кара күзләре белән батырып карап бераз торгач, аның күгәргән иреннәре кыймылдап куйды. И.Гази. – Абау, күзләре, – диде Гашия, йөзен читкә борып. – Нигә шулкадәр батырып карыйсың, Хәйрулла абый? М.Әмир 2) Бар көченә тырышып, күп тырышлык куеп, иренмичә. Миңниса ялан эшләрен батырып эшләде. Г.Ибраһимов Батыра бару Торган саен күбрәк, ныграк батыру. --- халыкны эшкә урнаштыруның барлык проблемалары безнең җилкәгә авыр таш булып утырачак, ә ул таш Татарстан экономикасын һаман батыра барачак. Р.Хәкимов. Туфан яза, бүлмәне кәгазь туфанына батыра бара. Р.Батулла Батыра башлау Батырырга тотыну. Иртән әле сирәк-мирәк чеметкәләп киткән җил дә үзенең очлы сөңгеләрен, рәхимсез рәвештә, Юлчының битенә батыра башлады. Н.Әхмәдиев Батыра бирү Бернигә дә карамый батыруын дәвам итү Батыра килү Электән үк, күптәннән бирле, даими рәвештә батыру. Чәчкә Ана кебекләрне, шәех Игәнәй кушуы буенча, мөтәгассыйб мөридләр елгага батыра килделәр. М.Хәбибуллин Батыра тору Берсе артыннан икенчесен батыру. Андый бәдбәхетне, камчы белән ярганнан соң, тере эт, әтәч, елан, маймыллар белән бергә күн капчыкка салып, суга батыра торган булганнар. М.Насыйбуллин Батыра төшү Бераз батыру; тагын да батыру. Бу суыкта озак басып торырлык түгел иде, Шәйхулла абзый, ике куллап бүреген батыра төшеп, китәргә җыенды. Ә.Еники Батыра язу Чак кына батырмый калдыру. Тугызынчыда чакта... көймәне чайкалдырып, мине Кабан күленә батыра язды. Г.Әпсәләмов Батырып алу Тиз генә батыру. Су алганда акрын ал ла, Батырып алсаң – болгана. Ф.Бурнаш Батырып бетерү 1) Барысын да батыру, төбенә кадәр батыру 2) Тулысынча батыру. Безнең өйне нәҗескә батырып бетерделәр, ул якка карый да алмыйм хәзер. Ф.Бәйрәмова Батырып җибәрү Кинәт кенә батыру Батырып җиткерү Тәмам, күмелгәнче, төбенә төшкәнче батыру Батырып йөрү Батыру белән мәшгуль булу. --- мин кит тоту флотилиясе «Советская Украина»ның, китларны кырып, Антарктида тирәсендәге суларны канга батырып йөргәнен күрдем. М.Галиев Батырып калу к. басып калу ( 2 мәгъ.). Беркөнне миңа, алмаштырырга дип, егерме биш тәңкә акча биргән иде, шул вакытта мин, бераз батырып калыйм әле, дип, бер өчлекне кесәгә яшергән идем, хәзер сизде. Г.Камал Батырып кую Батырган хәлдә калдыру. Үз ишләре тирәсенә якынлаша башлагач, бүрекне ул [Әгъләм] тагын да батырыбрак куйган иде шикелле. Ф.Хөсни. Кабалану хикмәтедер инде: малай, аңар ярдәм итү нияте белән, камытны алып, кире ягы белән кысрыклап, алмачуарның муенын буып батырып куйган. М.Хәсәнов Батырып тору Әле, хәзерге вакытта батыру |