БАТЫРЛЫК и. 1) Батыр булу. Бронядан да ун кат ныграк булган Гвардияче кыю егетләр; Батырлыгы белән таң калдырган Газинур һәм Муса кебекләр. С.Шакиров. Батырлыгы аның мәңге калыр, Телдән – телгә, җырдан җырга барыр. Ш.Маннур. --- җан дустым Кашшаф Фәттаховның соңгы батырлыгы турында сөйләргә дип килдем, – дигән Әшнәкле абый, кайнар күз яшьләрен тыя алмыйча. Г.Гомәров 2) Кыюлык, тәвәккәллек, гайрәт. Батырлык дигәндә, малайларны куш инде син. К.Миңлебаев. Патый әби үзе рөхсәт биргәндер, югыйсә, әнисе карап торганда, айгыр кебек егетләр алдына чыгып баш ияргә нинди җиткән кызның батырлыгы җитсен дә, ничек итеп, шуңа анасы елмаеп кына карап торсын, дип уйладым мин. М.Әмир. Кара акылым белән аңлавымча, сәүдә – батырлык, тәвәккәллек, тапкырлык сорый торган, Мөхәммәд пәйгамбәрдән калган изге һәм игелекле шөгыльдер ул. М.Хәсәнов ◊ Батырлык җитү (җитмәү) Нинди дә булса эшкә тотынырга яки кемгә дә булса бер-бер сүз әйтергә кыюлык җитү, җөрьәт итү, тәвәккәлләү (яки шуның киресе). Аңа кыеп әйтергә шунда батырлыгым җитмәде. Г.Рәхим |