БАТЫРЛА’РЧА рәв. 1) Батырлар кебек, батырларга хас булганча. Батырларча сугышып, берничә җәрәхәт алган… Ф.Хөсни. Тик ул радистка Кәримәнең кара төндә, япа-ялгыз, самолёттан дошман тылына сикерәчәген, партизан отрядында җитди сынаулар узасын, дошман белән бер бәрелештә батырларча һәлак буласын белми иде. Р.Хафизова. Бары тик сугыш бетәр алдыннан гына, Солтанның, ниндидер бер елганы кичкәндә, батырларча һәлак булуы турында әти-әниләренә язу килде. Н.Фәттах 2) Йөрәкләнеп, батырлыгын җыеп. Сара Гарифовна операцияне чын батырларча үткәрде. И.Харитонов |