БАТЫРЛАНУ ф. 1) Кыюлану, батырчылык итү. Ләкин күңелемдә туган тискәре мин-минлек тагын котыртты мине, батырланып, кычкырып җибәрдем. М.Әмир. Бер башлангач, Госман да батырланды. Г.Ибраһимов. Бара-бара, яшел урманга барып җиттеләр, бернигә карамый, батырланып, куе урман эченә кереп тә киттеләр. А.Алиш. Балалар, үзара сөйләшкәләп, башта кыймыйча, соңыннан, батырланып, кайсы – койма өстенә, кайсы капканың аръягында үсеп торган агач ботакларына менеп атланалар. Д.Аппакова

2) Бик кәпрәеп, кыланып, батыр булып күренергә тырышу. Югыйсә, бер дә юкка батырланып, берничә мең эшченең һәлак булуына сәбәпче булырбыз. Ш.Усманов. Эчкәч, батырланып сындырырга тотына, алмалы ботак шартлап сына. А.Алиш

Батырлана бару Торган саен ныграк батырлану

Батырлана төшү Беркадәр батырлану. Кадыйр батырлана төште һәм кинәт: – Фатыйх абый! – дип куйды. А.Алиш. Җинаять кылырга җыенучыларның бөтен мускуллары киерелде, алар батырлана төштеләр. Р.Фәизов

Батырланып алу Бераз гына, кыска гына вакытка батырлану

Батырланып җибәрү Көтмәгәндә батырлану

Батырланып йөрү Кеше алдында батыр булып кылану. Артыгын кыланып, батырланып йөрүне ташларга кирәк! С.Сабиров

Батырланып китү Кинәт батырлану. Әби бер – куркып, бер батырланып китте. Г.Ибраһимов. Шундый уйлар астында, мин кинәт кенә батырланып китәм. М.Әмир

Батырланып кую Уйламаганда, кинәт батырлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә