БАТЫРАЮ ф. Кыюлану, үзендә көч-куәт, батырлык сизү. Мин, диде, авылда җавап алган вакытта, диде, авыл хатыннарының миңа төрле яла ягуларыннан куркып, диде, дөресен сөйләргә курыккан идем, диде, соңыннан --- бөтен куркуларымны, оятларымны бер якка ташладым да, дөресен сөйләр өчен, батыраеп, монда судка килдем. Г.Камал. Кайтып җитәрәк батырайдык. Н.Хәсәнов Батыраеп алу Кыска вакытка беркадәр батыраю Батыраеп җибәрү Кинәт батыраю Батыраеп йөрү Әле, күз алдында үзен батыр итеп күрсәтү. Әле моңарчы тавыклары алдында сер бирәсе килмичә батыраеп йөргән чуар әтәч имәнеп китте. Т.Мөбарәков Батыраеп китү Кинәт кенә, ниндидер моменттан, сәбәптән, шарттан соң батыраю. Бер-береңне сөйсәң, кызык икән ул; әллә нинди авырлыкларны да онытып, батыраеп китәсең. М.Фәйзи. Бригадирның бу уеннан кире кайтмаячагын күреп, үзе дә бераз батыраеп китте. Г.Гобәй. Йөзем суының алтынчы чынаягын эчкәч, Вәли абзый батыраеп китте… Ә.Фәйзи Батыраеп кую Көтмәгәндә бераз батыраю Батырая бару Вакыт узган саен батырлануы көчәю Батырая башлау Батырланырга тотыну, батырчылык итү Батырая төшү Беркадәр батыраю |