БАТЫРАЙТУ ф. Кемне дә булса үзенең батырлыгына ышандырып, көч-куәт кертү, батырлык, кыюлык эшләргә этәрү. Һәм, дүртенчедән, Рахмановның, башта бик әтәчләнеп тә, хәзер гаебен сизгән төсле юашланып калуы мине батырайтты. М.Әмир Батырайта бару Акрынлап, торган саен арттыра барып батырайту Батырайтып алу Кыска гына вакытка батырайту Батырайтып бару Тагы да батырайту. Эчтән хәтәр кыҗрап, үз-үземне батырайтып барам. Х.Камалов Батырайтып җибәрү Бераз, берникадәр батырайту. Павел белән Павлик үрнәге Сәлимәне батырайтып җибәрде. Г.Гобәй. Минем уйга талып, икеләнеп калуым Идеалны тагын да ныграк батырайтып җибәрде. М.Шаһимәрдәнов Батырайтып тору Һәрвакыт, гел батырайту |