БАТЫР и. 1. 1) Кыю йөрәкле, тәвәккәл, көчле кеше. Ул миңа хәзер «кара малай» булып түгел, ә колхоз кырында трактор, комбайн йөртүче батыр булып күренде. Р.Кәрами. Батырларның чиксез батыры, Егетләрнең тиңсез асылы. Ф.Бурнаш. Хәрәмша акыллым, син – батыр, Дәүләтша сөеклем, син – матур. К.Тинчурин 2) Сугыш кырында батырлык күрсәтеп дан алган кеше; баһадир, каһарман. Батыр үлә, үлмәс ат алып. М.Җәлил. Алар да батырлар үлемсезлеген сөйли. Н.Хәсәнов. Батырларны хөрмәтләгән халык: Дастаннарга кадәр күтәргән. Х.Әюп 3) спорт Көрәштә, барлык башка көрәштәшләрен җиңеп, иң көчле булып калган кеше, көчле һәм оста көрәшеп җиңүче. Һич батыр каршы тора алмаганнан соң, Пәһлеваннар барчасы калды таңга. М.Гафури. Улыска ничәмә-ничә галава биргән, типсә тимер өзәрдәй егетләре бөтен төбәктә үткәрелгән сабантуйларында батырга кала килгән --- Кече Чынлы халкы берни эшли алмый, паралич суккандагыдай, аптырап-югалып кала. К.Миңлебаев. Сабан туе батырыдай нык бәдәнле, киңчә җилкәле Потапов торып баскач, аның янында Ринат кечерәеп калгандай булды. Н.Хәсәнов 4) Мифологик әсәрләрнең, әкият һәм дастаннарның баш каһарманы (герое). Чын мәгънәсендәге эпик-мифологик Батыр образының килеп чыгышы һәм формалашуы борынгы чорлардагы рухи процесслар белән бәйләнгән. Ф.Урманче. Иң әүвәлге мифологик Батырлар – Аллалар яки шулар дәрәҗәсендә торган затлар булган, дип уйларга мөмкин. Ф.Урманче 2. с. мәгъ. Гайрәтле, курыкмас, кыю, тәвәккәл. Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?» Г.Тукай. Кая китте синең балаларың? Арыслан күк батыр улларың? А.Алиш. Дошман гаскәрләренә каршы танк белән барган, Кызыл Йолдыз, Дан орденының өченче дәрәҗәсен алган батыр сугышчы хәзер нишләр? М.Мәһдиев 3. рәв. мәгъ. Куркусыз йөрәкле, тәвәккәл. Гражданнар сугышында батыр булганы өчен, Рөстәмнең бабасына командиры бүләк итеп биргән ул шахматны. Тәмуг чәчәге. Аякларын көчкә сөйрәп йөрсә дә, тавышка батыр иде ул: карт сөйләшә башласа, урман яңгырый иде. Казан утлары. Фәния эшкә батыр булып чыкты: башта өй, абзар тирәсен рәткә кертү белән мәш килде. Юлдаш |