БАТЫНКЫ с. 1) Өслек өсте бераз эчке якка батып, уелып кергән. --- Исхакны «аз гына ял итегез» дип, интернатның батынкы панцирь ятагына кертеп салганда --- интернат келәтенең стенасына кара халат кигән гаҗәеп чибәр җиде-сигез яшь хатын тезелеп сөялгән һәм, Әнвәр Бакиров скрипкасына кушылып, яңа җыр җырлыйлар иде. М.Мәһдиев. Җисемнең батынкы сферик көзгедәге сурәте, җисемнең үзенә караганда, ике тапкыр зуррак. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы

2) Тирән урнашкан, батып торган. Батынкы күз куышлыгыннан өметсезлек рухы бөркелә. Н.Хәсәнов. Батынкы кара күз төпләре күләгәләнеп, җыерчыкланып калган. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә