БАТРАК и. 1) тар. Шәхси хуҗалыкта тамак хакына авыл хуҗалыгы эшләрен башкарырга ялланган хезмәтче, ялчы, көнлекче. Батракларның хәле белән танышып йөрим. М.Маликова. Әхмәтханны укырга алып китеп булмады – ул Бөкре Бәдертдингә батрак булып урнашты. Ф.Сафин. Германиянең Югары Силезия дигән җирендә, бер байда батрак булып эшләргә туры килә әтигә. Сөембикә

2) кыек килешләрдә к. батраклык. Матур сүзгә юмарт, ягымлы кешеләр дә очрады. Яшьтән үк батракта яшәгән Хәким абзый Сәйфуллин шундыйларның берсе булды. И.Туктар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә