БАТМАН и. 1) Тар биек кисмәк, бал тәпәне. Диим бер сүз, бүтән бер сүз дә катмам: «Хатын алсаң, кирәк ит көн дә батман!» Г.Тукай 2) иск. Чәчелә торган, бөртекле әйберләр өчен күләм яки авырлык үлчәү берәмлеге (төрле җирдә төрлечә: унике кадак, дүрт пот; ун пот чамасы). Бер батман кургашын салгандай башын кыймылдатып маташты, әмма хәленнән килми иде. К.Миңлебаев. Орчык башы хәтле генә сөйкемле марҗа, ах-ух килеп, ухватка утыртып, киң авызлы юмарт мичтән бер батман су сыешлы чуенны тартып чыгарды. А.Гыйләҗев |