БАТКАКЛЫК и. 1) Сазлык, бата торган, сыек балчыклы урын. Борынгы заманда биек таулар, калын урманнар, тау аралары йөри алмаслык баткаклыклар, сазламыклар белән капланган булган. Г.Гобәйдуллин. Һич булмаган Бу сазлыкны-баткаклыкны Ерып чыгарлык. Ә.Исхак

2) күч. Тормышта була торган төрле кыенлыклар, мәшәкатьләр, комачаулар, җитешсез яклар. Кемлегебезне, яшәү рәвешебезне чагылдырган шушы дөнья баткаклыгыннан, чүп-чарлар арасыннан алтынга тиң хакыйкатьне эзләп кара син! Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә