БАТКАКЛАНУ ф. Изелү, бата торган хәлгә килү, баткакка әверелү. Кырысланды һава, Көн-төн яңгыр ява, Каралдылар кырлар, Баткакланды юллар. Ә.Исхак

Баткаклана бару Торган саен ныграк баткаклану

Баткаклана төшү Беркадәр баткаклану

Баткакланып бетү Тәмам, бик нык баткаклану. Коридорның идәне җир икән. Ул да баткакланып беткән. С.Поварисов

Баткакланып китү Нинди дә булса тәэсир итүләр нәтиҗәсендә, кинәт баткаклану

Баткакланып тору Баткакланган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә