БАТКАК с. 1. Пычрак, былчырак, бата торган, сазлыклы. Рифкать --- соры тасма булып сузылган баткак юлга чыкты. Р.Вәлиев. Тупыл янында баткак саз бар икән. Г.Гыйльманов. Сусыз чүлләрдә һәм баткак сазлыкларда да алар шактый киң мәйдан алып тора. Ботаника

2. и. мәгъ. 1) Бата торган сыек балчыклы, пычрак урын; сазлык. Бер йөз ярым чакрым кадәр җирне баткак буенча китте. Г.Тукай

2) диал. Ябышкак, үзле балчыклы урын. Егылды ул кисәктән, чөнки баткактан аяк тайды. Г.Тукай

3) күч. Төрле мәшәкатьләр, чуалчыклар. Кешеләр --- тормыш баткагыннан чыгу юлын бергә эзлиләр. Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә