БАТА’-ЧУМА рәв. 1) Ләмгә, суга һ.б.ш.га батып, бата-бата. Көзге суык пычракларда яланаяк, яланөс, балчык эчендә бата-чума, безнең отрядка патроннар ташып йөрдең. Ш.Камал. Без, бата-чума, ташулар карап йөргән урында, ни күзең белән күрерсең, тирәк күләгәсендә, «әттәгенәсе» дип кинәнә-кинәнә, балык каптырып утырмассыңмы? Г.Сәгыйров. Алга китте [Карәхмәт] бата-чума балтырдан. Ә.Исхак

2) к. бата-калка



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә