БАТАРЕ’Я II и. фр. мах. 1) Гальваник элементлар яки аккумуляторлар җыелмасы – ток чыганагы. Айда яшәүчеләр аны кояш батареяларыннан алачаклар. Р.Фәизов

2) Аерым секцияләрдән җыеп ясалган, пар яки кайнар су белән биналарны, бүлмәләрне җылыта торган җайланма. Соңгы елларда күмер хәстәрләү мәшәкате белән чиләнгән авыл халкының өйләрен, шәһәрдәге шикелле үк, батареялар җылыта. К.Миңлебаев

3) махс. Йорт кошларын асрау өчен, җылытыла торган, махсус конструкцияле, күп катлы читлек. Кошчылык фабрикаларында күп этажлы читлекләрдә – батареяларда – ун меңнәрчә һәм йөз меңнәрчә тавык асрыйлар. Зоология

4) шаярт. Нинди дә булса бертөсле әйберләр рәте



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә