БАТАРЕ’Я I и. фр. хәрби 1) Берничә орудиядән торган миномёт яки артиллерия берләшмәсе. Батарея Сталинградка якынлашып килә. С.Сөләйманова

2) Шушы берләшмәне урнаштырыр өчен махсус җайлаштырылган урын. Кызыл гвардия һәм матрослар Дутов юнкерларын җиңеп, аларның Сырт тавына урнашкан батареяларын алу белән, шәһәрдәге атаман диктатурасына чик куелды. Ш.Усманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә