БАТАЛЬОН и. фр. Полктан түбәнрәк булган, берничә махсус взвод һәм ротадан торган хәрби берләшмә. Оренбургта төзелгән мөселман батальоны комиссары буларак әйтәм – көч безнең якта, халык безнең якта. Ф.Сафин. Хисмәт белән Хәкимулла бер батальонда сугышка керделәр. М.Мәһдиев. Башка командирлар кебек тырт-тыртланмыйча, егет белән, ипләп, үз малае белән фикерләшкән кебек сөйләште күрше батальон хуҗасы. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә