БАСЫНКЫЛАНУ ф. Уйчанланып, җитдиләнеп калу, басынкы булып китү. Борһанны әйтәм әле, ай-һай үзгәргән. Сүз-өне дә басынкыланган. М.Хәсәнов. Нәзирә, сөйләгәндә, йә дәртләнеп, канатланып киткәндәй була, йә кинәт басынкылана. Г.Сабитов. Хәзер инде үзе дә олыгая бара, холкы да басынкылана торгандыр. Р.Миңнуллин

Басынкылана бару Торган саен ныграк басынкылану

Басынкылана төшү Беркадәр басынкылану. Ул инде бераз басынкылана төшкән. Т.Миңнуллин

Басынкыланып бетү Тәмам басынкылану

Басынкыланып калу Беркадәр вакыт узгач, ниндидер сәбәптән соң басынкылану. Шәмсия чыгып киткәч, Хәлфетдин бөтенләй басынкыланып калды. Ф.Сафин

Басынкыланып килү Акрынлап басынкылану

Басынкыланып китү Кинәт басынкылану. Заһидә, ниһаять, ярсудан талчыгып, басынкыланып киткәндәй булды. М.Маликова

Басынкыланып тору Әле хәзер, күз алдында басынкылык күрсәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә