БАСЫНКЫ с. 1. 1) Тыныч холыклы, юаш, бик тыйнак. [Себер татарлары] Чак кына киңчә йөзлеләр, сабыр, басынкы холыклы, тыйнак табигатьлеләр. М.Хәсәнов. Көне-төне башы эштән чыкмаган басынкы татар кызының гүзәллеген ни белән аңлатырга? М.Әмирханов. Бәлки, бу – Сәкинәнең холкы басынкы, характеры юашлыктан киләдер, әмма, күрә белгән кешегә, Сәкинәдә матурлык җитәрлек. Казан утлары 2) Күңелсезлек төсмере бирә торган, салынкы. Аның басынкы моңсу карашы эчендә сагыш-хәсрәт ятканны сиздереп тора. З.Фәйзи 3) Тыенкы, әкрен. Җыр әкрен генә тынуга, басынкы һәм киеренке тавыш белән, Актабанов кайнар сүзләрен бер-бер артлы тезәргә тотынды. Ш.Маннур 4) диал. Тәбәнәк, карсак 5) Салынкы, түбән төшеп торган. Жандарм офицеры --- басынкы кашлары астыннан бер тапкыр гына күз салды. Г.Ибраһимов 2. и. мәгъ. к. басынкылык ( 2 мәгъ.). Шул басынкыдан рухыны издермәс өчен кебек, татлы хыяллар дөньясын сөйли торган җылы китап эченә чумган иде. Г.Исхакый 3. рәв. мәгъ. Тыенкы гына, салмак, әкрен генә. – Менә чыгып та җиттек, кызым, – диде карт, басынкы гына. Н.Фәттах. Яннарыннан, сөйләшеп, басынкы көлешеп, үзләренчә чикылдашкан булып, кызлар үтеп китте. Ә.Хәбибуллин |