БАСЫМЛЫ с. 1) Басым куелган; үзенә басым төшкән. Басымлы сүзнең үзеннән соң килгән басымсыз сүз белән бергә әйтелүе энклиза була. Тел белеменә кереш

2) Авырлык китерә торган. Патша Россиясендәге бу атмосфера милли өлкәләрдә аерата авыр басымлы булды. М.Гали

3) Авыр адымлы, салмак йөрешле . Фәхри --- бу киң җилкәле, каты басымлы, чандыр йөзле эшче егетнең эшен күзәтеп килә. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә