БАСЫМЛА’У ф. сир. 1) Үлчәм алып яки башкача үзенчәлекле хәрәкәт ясау. Басымлап үлчәү

2) Һәр басмасына басып менү. Баскычка берәр басымлап менделәр. Г.Бәширов

3) күч. Игътибарны юнәлтү, басым ясап әйтү. [Һ.Такташның] --- төп фикерне басымлап әйтүе тыңлаучыларга ифрат зур поэтик тәэсир ясый иде. Р.Заһидуллина. Сүзенең һәр иҗеген сузып, басымлап, елый-елый ялынган бер тавыш белән, миңа сабак бирә башлады. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә